Сыйныф: 4Б
Тема: Кушма саннар.
Максат:
1) Укучыларның сүзлек запасын ныгыту, диалогик сөйләм телен үстерү, игътибарлылыкны һәм логик фикерләүне үстерү;
2) Кушма саннарның ясалышын аңлату;
3) Активлылык, эшчәнлек, тәртиплелек сыйфатларын тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.
Дәрес төре:Яңа материал аңлату.
Җиһазлау:Дәреслек,таблица,видеоязма.
Укыту методлары:Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, аңлату.
Укыту алымнары:Сорау – җавап, язмача эшләү, тәрҗемә эше.
1.Оештыру өлеше.
- Хәерле иртә, исәнмесез, укучылар.(...)
- Исәнмесез!
- Кәефләрегез ничек?
- Яхшы.
2.Актуальләштерүөлеше.
- Укучылар,әйдәгез сезнең белән алдагы дәрестә үткән темабызны кабатлап китик эле. Без сезнең белән парлы сүзләр турында сөйләштек. Парлы сүзләр дигәч сезнең күз алдыгызга нинди сүзләр килеп баса?
- (укучыларның җавабы)
- Бик дөрес. Парлы сүзләр беренчедән ике сүздән торалар,ә икенчедән сызык аша язылалар. Хәзер,әйдәгез,кайбер парлы сүзләр белән телдән җөмләләр төзеп китик: савыт-саба,бала-чага,ата-ана.
- (укучыларның җабавы)-
-Әфәрин,укучылар!
3. Яңа материалны аңлату.
- Укучылар,без сезнең белән бүген “Кушма саннар” дигән теманы карап китәчәкбез. Сез инде татар теле дәресендә числоны,күнегүләрне язганда саннарны бик еш кулланасыз. Шулай ук, 1дән 10га кадәр саннарны беләбез.
11дән 20гә кадәр безнең саннар кушылып язылалар.Шуңа да аларны “Кушма” саннар дип йөртәләр. Чөнки алар ике сүздән торалар.
Мәсәләр, унбер санын карап китик. Бу сан ун һәм бер саныннан кушылып ясалган. Сезгә аңлаешлырак булсын өчен без хәзер видеоязма карап китәчәкбез ( https://youtu.be/ufZzB7abc8Y )
Эмиль,әйт әле бу видеоязмадан үзең өчен нинди мәгълүмәтләр алдың?
Кушма саннар кушылып язылалар, ике сүздән торалар. Кушма саннарны 11дән 20гә кадәр генә атап була. Шулай ук кушма саннарның рус телендәге тәрҗәмәсен тыңлап киттек.
Әйе,бик дөрес. Ә хәзер әйдәгез,укуылар,дәреслекне ачыйк һәм кагыйдәне укып китик ( 76 бит, 1 нче күнегү).
(укучы кагыйдәне укый)
4.Ныгыту өлеше.
- Ислам, әйдәле, 2 нче күнегүнең биремен укып кит эле.
- (бирем укыла).
- Яхшы,хәзер без сезнең белән икенче баганадагы саннар белән телдән җөмләләр төзиячәкбез, ә соңыннан берничә җөмләне дәфтәрләргә язып куярбыз.
- (укытучы укучыларның җөмләләрен тыңлый, берничәсе дәфтәргә язылып куела)
5. Йомгаклау.
- Укучылар,без сезнең белән бүген нинди теманы үттек?
- Кушма саннар.
-Алар ничек язылалар,ничә сүздән торалар?
-Алар ике сүздән торалар,кушылып язылалар.
-Әйе,бик дөрес. Сез бүгенге теманы аңладыгызмы?Сорауларыгыз калдымы шушы тема буенча?
- Аңладык,сораулар юк.
-Яхшы,мин бик шат.
6.Өй эше.
76 бит, 3 нче күнегү.
-Дәрес бетте.Сау булыгыз, укучылар!
-Сау булыгыз!