Шакирова Р.Р.
"Татарстан Республикасы
Зеленодол муниципаль районының
Карауҗа урта гомуми белем мәктәбе" бюджет
муниципаль белем учреждениес
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ-ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы һәм журналист, тарихчы һәм педагог Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 нчы елның 4 нче гыйнварында (яңа стиль белән 17 нче гыйнвар) элекке Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган, Кичү Чаты авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районыныа керә). Ул белем серләренә өендә төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абстайдан һәм әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала. Җиде яшенә җиткәч, аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Кичү Чаты кечкенә генә авыл булганлыктан, мәдрәсәсе дә әллә ни зур булмый. Шуңа күрә Ризаэддинне тирә-як авыллар арасында зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр, ул анда ун елга якын белем ала.
Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә. Укыту эшчәнлеге белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза. 1887-1888 елларда аның «Әт-төхфәтел-әнисия», «Китабет-тәсрыйф», «Китабе мөкаддимә. Әт-тәхрирел-мосфа...» һәм «Китабел-игътибар» исемле китаплары басылып чыга. Бу китапларның беренчесе татарча хезмәт булса, икенчесе – гарәп теле грамматикасы (морфологиясе) буенча дәреслек, өченчесе – мирас бүлү мәсьәләләрен шәригать кануннарына нигезләнеп аңлатып бирү, ягъни хокук фәне буенча кулланма, ә дүртенчесе – тәрбия, әхлак мәсьәләләре турындагы хезмәт.
Галим үзенең 1888 нче елда язган “Китабел-игътибар” дигән хезмәтендә туган халыкның, бигрәк тә яшь җуынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерү өчен мәгариф системасын яңарту проекты белән чыга, аның уку планын һәм программаларын кискен тәнкыйтьли, урыс гимназияләренә охшаш “Һөнәргә өйрәтә торган” уку йортлары оештыруны тәкъдим итә.
Р.Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле, һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур и гътибар бирә. Каил кеше тәрбияләү – Риза Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге. “Кеше булу өчен, ди ул, -гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас”.
Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин бине Фәхреддин: “яшь буынны тәрбияләү эше-ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”,- дигән фикер уздыра.
Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин. Бу –“Гаилә” (Оренбург, 1902-1916), “Нәсыйхәт I” (Малайлар өчен Казан –Уфа-Оренбург, 190-1919), “Нәсыйхәт II” (Кызлар өчен. Казан-Оренбург, 1903-1913), “Нәсыйхәт III” (Зурлар өчен. Казан-Оренбург, 1898-1909), “Тәрбияле хатын” (Казан-Оренбург, 1898-1914), “Тәрбияле ана” (Казан, 1898-1909), “Әдәбе тәгълим” (Оренбург-Казан, 1902-1908), “Әһле гыяль” (Кыз балалар һәм хатыннар өчен, Оренбург, 1908-19010). Октябрь инкыйлабына кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Ризаэддин бине Фәхреддиннең элеге китаплары шул дәресләрдә кулланылган.
Р. Фәхреддин Ш.Мәрҗәнинең “Мөстафадел-әхбар...” китабы үрнәгендә үзенең “Юаныч” исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге, суд эшләре, коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре, халык җырлары, зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм тарихы һәм башкалар.
Р.Фәхреддин үзенең «Әдәбе тәгълим» исемле (Казан, 1908, 8 б.) китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп болай яза: «... Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар – орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен ни кадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс.Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр...»
Югарыда телгә алынган китапның 9 битендә: «... Баланың иң кечкенә вакытында имезү, йоклату, ашату, киендерү, юындыру, кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбиясе, тәрбия галимнәре каршында «беренче тәрбия» вә мәктәптә булган тәрбия – «икенче тәрбия» вә аннан соң булган тәрбия – «өченче тәрбия» исеме белән билгеледер. Бу тәрбияләрдән беренчесе – аналардан вә аналык хезмәтендә булганнардан; икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән вә укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер», – дип яза.
Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: «... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?... Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер... ... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...»
Шул ук хезмәтнең II битендә Р.Фәхреддин, мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучының коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: «... Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, фигыленә иярерләр. Соңыннан, ияргән нәрсәләре – аларда бер гадәт булып китәр. Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: «Шулай булыгыз! Болай булыгыз!» дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар. Бер мөгаллим – ни кадәр галим вә ни кадәр зирәк булса да булсын, гүзәл холык иясе булмаса һәм дә гүзәл холкын вәгазьләренә яраклаштырып һәм фигыле белән күрсәтмәсә – аның укытуыннан файда күрелмәс. Файдасы торып торсын, бәлки зарар күрелер!..»
Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: «... Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса, мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер... ... Мөгаллимнең алдында җыелып, тезелеп утырган балалар һәр ни кадәр кечкенә булсалар да булсыннар, аларны тәрбия итәчәк гыйлем – кар бөртегенә караганда мең тапкыр җиңел түгелдер. Бәлки тәрбия гыйлеме кебек бөек һәм изге бер фәннең кагыйдәләреннән хәбәрдар буларак, аңлылык белән хәрәкәт итүе зарур булыр. Тәрбия гыйлеме – сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән кушылган кагыйдә астына алынган бер гыйлем булганлыктан, атап киткәнебез гыйлемнәрнең һәр ни кадәр тәфсиллеге белән беленүе тиеш булмаса да, нигез вә терәкләре, игътибар ителгән ысулларыннан хәбәрсез булу да дөрес түгел»...» («Әдәбе тәгълим», 16 б).
Әлеге хезмәтендә, галим, яшь баланы укытучы-мөгаллимнең шәхес, гакыл, рух һәм гүзәл холык тәрбияләүче кеше буларак, һәрвакыт гадел булырга кирәклеген, гүзәл холык тәрбияләүнең нигезе дә гаделлек икәнлеген аңлатып бирә. Аның фикеренчә, һәр кеше – гадел булганда гына максатына һәм теләгенә ирешә алачак.
Мәшһүр мәгърифәтчебез бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный һәм шуңа күрә ана булган хатын-кызны тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә. Ул «бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора», дип саный. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча биргән киңәшләрендә ул балаларга фәкать дөресен сөйләргә, аларны һәртөрле җеннәр, пәриләр, өрәкләр һәм башка шундый нәрсәләр турындагы уйдырмалар белән куркытмаска кирәк дип әйтә. Аныңча, ана кеше үзенең балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш. Тән җәзалары һәм башка төрле җәзалар кулланылырга тиеш түгелләр. Ана кеше үзенең балаларын кечкенә чактан ук үзләренең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтергә тиеш.
Галимнең тәрбия китапларында пакьлек, төрле авырулар, ашау-эчу кагыйдәләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башкалар хакында мәгьлүмат һәм киңәшләр китерелә. Аерым бүлекләрдә хатын-кызларның сәламәтлекләрен саклау кагыйдәләре турында да тәфсилләп әйтелә. Гәрчә бу китапларда моңарчы билгеле булган тәрбия фәненең нигезләре кертелгән булса да, аларның бар кыйммәте — аңлаешлы итеп язу һәм кеше тәрбияләүнең җаваплы бер эш икәнен исбат итү.
Ризаэддин Фәхреддин яшүсмерләргә ялкау кешеләр белән дуслашмаска киңәш бирә. Китапта каралган мәсьәләләрдә зур һәм мәшһүр зыялы затларның фикерләрен, сүзләрен китерә.
Тарих, татар теле, әдәбият һәм башка дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләрен балага матур әдәбият аша һәм сыйныфтан тыш үткәрелгән чаралар ярдәмендә сеңдерү бик кирәк дип саныйм. Дәрес эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма – бәя бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану уңай нәтиҗәгә китерер.
Балалар Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы белән Г. Тукайның үлемсез әкиятләрен белгән кебек үк таныш булырга тиештер, мөгаен. Бу олуг галимебезнең һәр сүзе хикмәт һәм могҗиза белән тулган. Ризаэддин Фәхреддин белән таныштыруны башлангыч сыйныфтан гына түгел, ә бәлки мәктәпкә кергәнче үк балалар бакчасында башларга кирәк. Бу балага мәшһүр язучыбызның үгет-нәсыйхәтләрен сөйләп тору дигән сүз түгел. Бала аны аңламаса, тыңламый да.
Менә шунда безгә ярдәмгә әдәби әсәрләр, әкиятләр килә. Башлангыч сыйныфларда “Әхлак дәресләре” үткәрелә. Ул дәресләр Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”нә нигезләнеп үткәрелә. Аның һәр дәресенең башында әдәби әсәрдән өзек, гыйбрәтле хикәят укыла, я сөйләнеп кителә, шуннан төркемнәрдә төрле сораулар биреп анализ ясала һәм нәтиҗә ясала. Ризаэддин Фәхреддиннең һәр нәсыйхәте, һәр әйткән сүзе – нәтиҗә ул. Вил Казыйхановның әхлак дәресләре баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә һәм нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бала үз-үзен бәяләргә өйрәнә.
Минем дә, татар әдәбияты укытучысы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирә мохитка игътибарлылык, инсафлылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.
Һәр укытучы, педагог эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Шуңа күрә дә әдәби әсәрләрне анлизлаганда, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия системасында куллану нәтиҗәле.
Шулай ук, әдәбият дәресләрендә башка язучының теге яки бу әсәрен өйрәнгәндәР.Фәхретдинин иҗатына мөрәҗәгать итү, аның хикмәтләрен дәресләрдә эпиграф буларак та куллана алабыз:
“Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.
“Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер”.
“Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”.
“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”
Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Ата-аналар җыелышларында “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан өзекләр китерәм: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.
Р.Фәхреддин һәртөрле бозыклыкларга, аеруча, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. "Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк, бала тәрбияләү – ул ата-ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы",- дип язган галимебез.
Шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыхәт” китабы минем өчен өстәл китабы булып тора. “Яшь вакытта тәрбия алмаган кеше, соңыннан тәрбия алмаячагын онытмагыз,” – дигән Р.Фәхреддин.
Ризаэддин бине Фәхреддин: адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала, дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылган. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Бу эше белән ул гомере буе шөгыльләнә һәм педагогика мәсьәләләренә багышлап 77 китап бастырып калдыра. Шуңа күрә дә инде бөек галимебезнең милли педагогика өлкәсендәге хезмәтләре – хәтеребездән һичкайчан җуелмас эз калдырган. Аның бу эшчәнлеге тирән фәнни тикшеренүгә мохтаҗ һәм үзенең өйрәнүчеләрен көтеп ята.
Бөек галимебезнең милли педагогика өлкәсендәге биниһая зур хезмәтләренә тиешле бәя бирү һәм аның исемен мәңгеләштерү максатында Ризаэддин бине Фәхреддин исеме Казан дәүләт педагогия университетына бирелсә, аның исемендәге стипендия булдырылса һәм Казанның «Париж Коммунасы урамы» «Ризаэддин бине Фәхреддин урамы» дип үзгәртелсә – олы галимебезнең рухы шат, ә аның рухы алдында безнең дә йөзебез ак булыр иде.
Әдәбият
1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 1997.
2. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2003.
3. Низамов Р.А.Педагогик уйланулар. - Казан, "Мәгариф", 1994.
4. Низамов Р.А., Нигьмәтов Ж. Г. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 2002.
5. Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. - Казан, "Мәгариф", 2005.
6. Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. - Казан, 2004.
7. Р. Фәхреддин: Мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы. Казан, 16 ноябрь, 1999 ел. / Редколлегия: Р.М. Әмирханов и др. – Казань: изд-во Института истории АН РТ, 2003. 332 п.с. /
8. Ә. Хәйри. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре.171б.
9. Ф.Х.Бәширов. Р. Фәхреддин прозасында тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре. 232б.