Балачаклар кире кайтмас инде, ләкин без бит кайта алабыз.

Конспект занятия
Это статья про татарского писателя Роберта Миннуллина
Рашитова Рамзия Сабитовна
Содержимое публикации

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белеем бирү учреждениесе

105нчы санлы «Дюймовочка» балалар бакчасы»

Тема : Балачаклар кире кайтмас инде,

ләкин без бит кайта алабыз.

(Роберт Миңнуллин)

Эшне башкарды:Рашитова Рәмзия

Сабит кызы,тәрбияче.

Яр Чаллы,2021 ел

Эчтәлек

I.Кереш өлеш.

1.Мин һәм балачак.

2.Р.Миңнуллинны балачак белән нәрсә бәйли?

3.Хезмәтемнең максаты һәм бурычлары.

II.Төп өлеш.

1.1. Шагыйрьнең тормыш юлы.

1.2. Балалар әдәбиятында- Роберт Миңнуллин.

1.3. Роберт Миңнуллин иҗатында балалар образы бирелеше:

-Балалар хыялының чиге юк

- Бала- табигатьнең бер өлеше.

- Баланың күңел дөньясы.

- Шагыйрь укучысын олы кеше булырга әзерли.

- Бала күңеле – ак кәгазь.

- Әти – әнигә,туганнарга мөнәсәбәт.

- Туган якка мәхәббәт.

1.4.Балалар өчен иҗатындагы бүләкләре.

III.Йомгаклау өлеше.

IV. Кулланылган әдәбият.

I.Кереш өлеш.

1.Мин һәм балачак.

Балачакны ташлап чыгып киттек,

Ерагая һаман арабыз.

Балачаклар кире кайтмас инде,

Ләкин без бит кайта алабыз.

Балачак ул - безнең ишек алды,

Капка төбе, урам чатлары,

Бабайларның әле исән чагы,

Әнкәйләрнең дә яшь чагы,

Балачак ул - безнең бишегебез,

Нигезебез, туган ягыбыз.

Әллә шуңа, олыгайган саен

Балачакка тарта җаныбыз.

Балачакның яшел урамнары

Безне сагынып каршы алачак.

Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да
Гафу итмәс безне балачак!

Р.Миңнуллин

Әлеге шигырь юлларын мин шәхсән еш укыйм. Билгеле, күз яшьләрсез генә түгел. Чыннан да безнең һәрберебез бала булган кешеләр. Балачакны үтеп китеп, билгеле бер яшькә җиткәч кенә , аның шулкадәрле рәхәт, самими, йомшак, киң күңелле, эчкерсез, шаян мизгел икәнен аңлыйбыз. Хәтта, нәни балаларча:” Эх, бер генә минутка шул вакытка кайтып килергә иде!”- дигән уйлар да бимазалап ала. Тик үткәннәргә , кирегә юл юк. Гомер узган саен, бала вакытның кадере арта гына бара. Балачак , изге төш булып кына, һәрберебезнең күңелендә, хәтер сандыгында саклана.

Нәкъ Роберт абый әйткәнчә , без бит балачакка кайта алабыз. Мәсәлән, мин үзем балачактан аерыласым килмәгәнгә “Тәрбияче” һөнәрен сайладым. Минем үткәндә калган балачагым һәм бүгенгем шушы балалар янында. Алар белән бергә шатланам, бергә кайгырым, алар белән биим, җырлыйм. Монысы – хезмәт урынымда.

Ә гаиләмдә мин – үземнең ике балама- газиз әни.Өемдә дә мин - балачакта.Балаларыма кызыклы әкиятләр укыйм, бергәләп ребус-башваткычлар чишәбез.

2.Роберт Миңнуллинны балачак белән нәрсә бәйли?

Билгеле –шигырьләре. Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу – иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Ә Роберт абый моны яхшы аңлый. Шушы урында минем сезгә, Галимҗан Гыйльмановның Р.Миңнуллин иҗаты турында әйткән сүзләрен китерәсем килә: “Әдәбият казанында азмы – күпме кайнаган кеше буларак , төгәл әйтә алам :әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул – аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр , гадәттә ,күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер... Роберт Миңнуллин әнә шундыйлардан.

3. Хезмәтемнең максаты һәм бурычлары.

Минем хезмәтем дә гадәттән тыш тыйнак, җыйнак, тыныч,гади, гадел, чын ирләр характерлы, зур йөрәкле, киң күңелле– балалар шагыйре –Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин хакында.

Максатым – Роберт Миңнуллин иҗатында – балачак темасын ачу һәм балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәп программасында аның әсәрләре нинди урын алып тора.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:

-Р.Миңнуллин тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

-шагыйрьнең әсәрләре белән танышу, төп темаларны билгеләү;

-балалар өчен язган әсәрләрен уку, анализлау;

II.Төп өлеш.

Шагыйрьнең тормыш юлы.

Шагыйрьне кем тудыра? Җаваплар төрлечә: туган якка, табигатькә, җыр-моңга гашыйк булу, әти-әни, мәктәп, укытучылар тәэсире, тормышта күргәннәр сәбәп була диләр. Хак сүзләр. Безнең барыбыз өчен дә уртак шартлар болар. Ә нигә бөтен кеше дә шагыйрь түгел? Дөрес, балачакта без барыбыз да шигырь язып караган кешеләр. Тик , бу озакка бармый : сүнә. Галәмгә, дөньяга, табигатькә мәхәббәт адәм затының – кешенең гади, тумыштан килгән халәте ул. Әмма шагыйрьлеккә бу гына җитми. Шагыйрь булып туарга кирәк.

Ә Роберт абый- чын мәгънәсендә , шагыйрь булып туган зат.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан аларның гаиләсе Кыпчак авылына күченә. Әтисе анда бераз эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең бала чагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан,безнең Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, колхозда эшли. Икенче елда район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Мәктәптән соң ике ел “Маяк” исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән шөгыльләнә башлавы шушы елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук “Башкортстан пионеры”, “Маяк” газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Бер-бер артлы матбугатта мәкаләләре, шигырьләре дөнья күрә. Әдәбиятка мәхәббәт аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде талантлы шагыйрь булып таныла. “Беренче карлыгачлар”(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 нче елда яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. М.Львов, В.Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр.

1.2.Балалар әдәбиятында – Роберт Миңнуллин.

Иң беренче чиратта, Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала. Ул- балалар шигъриятенең алыштыргысыз өлеше. Аның нәниләргә багышлап “Сөенсеннәр әле сабыйлар” һәм “Балачакка ешрак кайтыгыз” исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә(!) якын шигырь тупланган. Ул - балалар дөньясында үзен судагы балык кебек иркен һәм табигый, иркә һәм бәхетле итеп хис итә. Р.Миңнуллин, һичшиксез, тормышны, чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле, шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган, эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән шагыйрь. Автор туктаусыз эзләнә, балалар әдәбиятын яңа алымнар, ачышлар белән баета, яңа образлар тудыра. Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый: әйтик, ул пешергәч, кычытканның тәмләнүен (“Тәмле кычыткан”); самолетка сыймаган филне өйгә алып кайтып булмавы (“Кайтмый калдым чак кына”); ни хикмәттер, жирафның трамвайга керә алмавы (“Жираф”) һ.б. кызыклы күренешләр турында язарга ярата. Шагыйрь сүз уйнатуларга мөрәҗәгать итә (“Пират”,”Мичкә ягылган мичкә”), бөтенләй яңа сүзләр уйлап чыгара(“Ничекнигәниөчен”), үз иҗатында төрле мәзәк уеннар (“МИ-8А”, “Кем соң минем әби?”), төрле маҗаралы , сәер вакыйгалар уйлап таба (“Крокодил йомыркасы”, “ДТ-75 тракторының улына җырлаган бишек җыры”). Автор шәһәр балаларына һәрвакыт ниндидер маҗаралар белән бәйләнгән трамвай, автобус, зоопарклар турында сөйләсә, авыл балалары өчен шулай ук могҗизалы күренешләр булган бергәләп уйнау, бәрәңге алу, кичен көтү каршылау, сабантуйлар хакында мавыгып яза.1

Шул ук вакытта ул Җиһандагы, Дөньядагы, Җир йөзендәге тынычлыкны, бердәмлекне саклау кебек мөһим проблемалар турында да балалар теле белән әйтә белә.Балаларны Роберт абый гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул.

Балалрның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларныңкөлүеннән

Берчакта да тынмасынҖир! (« Балаларкөлүе»)

Күпләргәмәгълүм: бергенә бала да озыннотыксөйләүләрне, акылсатуларны

яратмый. Аларгакыска, үзеннән-үзеятланыргаәзерторганшигырьләрошый.

Ә Роберт абыйандыйларны коя да куя. Беркечкенәмисалкитерик:

Ява карлар, яңакарлар-Илемнеңкөннәре.

Кышның акгөлләре.Ишетелепторсынҗирдә

Яктыбулсын, ап-акбулсынБалаларкөлгәне.

Бу юлларда изге теләкләр, матур уйлар гади сүзләр белән әйтелгән. Мин

« Яңа карлар- кышның ак гөлләре» дип әйтү балаларның эстетик зәвыкларын үстерә дип уйлыйм.

Мин үзем, мәсәлән, Роберт Миңнуллинның « Юк инде…» дигән шигырен

елмаю катыш шатлык белән укыдым. Чөнки анда тормыш үзе ярылып ята.

Әтиемнен бар белгәне: - Килмә! Көлмә! Утырма!

- Кимә! Тимә! Тотынма! Әбиемнең бар белгәне:

Әниемнең бер белгәне: - Япма! Ятма! Котырма!

Ләкин малай боларга әллә ни колак салмый-аның табигате шундый. « Әллә

ычкынды микән?»-дип, аны докторга күрсәтәләр. Доктор-балалар табибы,

әлбәттә, балалар психологиясен яхшы белүче, шуңа күрә кистереп болайди:

Улыгыз гел уйнасын,

Берегездә тыймасын!

Кисен, тисен, тотынсын,

Япсын ,ятсын, котырсын.

Минемчә, бу юлларны бер укуда истә калдырырга мөмкин, чөнки язылышы

шундый. Тәнкыйтьчеләр әдипнең шигырьләренең максатчан , тәрбияви рухта

язылуларынәйтепкитәләр. Аларда балаларны гына түгел, зурларны да бор-чыган проблемалар урына лган. Аның кыска шигырь-уйланулары да тирән мәгънәле:

« Тугантелем« Туган телем

Анам теле!»-Балам теле!»-

Дияр әлеДияр микән

Балалар.Аналар? (« Туган тел»)

Мәкаль кебек тирән мәгънәле шушы шигырьдә милләт язмышы, туган телнең

киләчәге, бөтен җаваплылык, телебезнең зурлыгы да, хурлыгы да ана кулында булуын уйлап, борчылыпшагыйрьнеңэчкеавазычаңкага…

« Чәкчәк» шигыредәнәниләрөченязылганюморлыәсәритеп кабул ителә,

әммачынлыкта, шагыйрьбалаларгамиллигорурлыктәрбиясебирә.

…Капкаласак таАшалып беткән

Чәк-чәк,Чәкчәк!

Шулайуканыңшигырьләреарасынданәниләрнеукыргаөйрәткән яки мавыктырумаксатыннанчыгыпиҗатителгән « шигъриәлифба» һәмтөрле «уен-шигырьләр», аптыраткычлар, табышмаклар, сүзуйнатулар да бар. Аларныңберничәсенатапүтәм: « Хәрефләрбәйрәме» циклы, «Өчпочмак», «Читлек»,« Борма-бормашигырь» ләрһ.б. Роберт Миңнуллинүзенеңиҗатжанрларынкиңәйтүгәдәзуригътибарбирә. Аның

соңгыеллардаиҗатителгәншигъри « кечкенәкият» ләреәнәшулхактасөйли. « Шүрәлеләртурында, тылсымчыбабайтурындаһәммалайлартурында,тагыншүрәлеләртурында кечкенәкият»е,«Җәяүйөрүче машина турындакечкенәкият»е, «Батыр куянныңничеккуркаккуянгаәйләнүетурындакечкенәкият»ләреаныңҗитлеккәнбалаларәдибебулуыхакындасөйли. Шагыйрьнеңбалаларөченязганәсәрләребалаларныңиңяратканкитапларынаәйләнделәр. Татар балалары Роберт абыйларыняратып « алма абый» дипйөртәләрхәзер. Бүгенгекөндәаныңшигырьләре рус, башкорт, чуаш, төрек, украин, белорус, эстон, казах, удмурт, мари, каракалпак телләренәтәрҗемәителгән.

« МиңаРобертныңҗырлары, бигрәктәбалаларөченязганнарыошый,-дип

яза Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.- Балачакобразыныңгәүдәләнешеитепкүзалдынакитерәм мин аны. Менәниндикешеязаргатиешбалаларөчен! Улнечкәкүңелле, хисле, ихласкеше. Аныңкебекшагыйрьләрнеңкадеренбелергәкирәк!»

1.3.Роберт Миңнуллин иҗатында балалар образы бирелеше.

Балалар өчен язылган әсәрләрендә Роберт Миңнуллинның осталыгы, таланты аеруча ярылып ята. Мин кечкенәдән Роберт абыйның шигырьләрен яратып укыйм. Безнең белән шигърият телендә иң табигый һәм үз булып сөйләүче шагыйрьләрнең берсе булганга, үзенчәлекле булып аерылып торганга, аның иҗаты мине үзенә җәлеп итә. Яраткан шагыйребезнең күп кенә шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия булуы да безнең өчен бик мөһим. “Балалар язучысы... яхшы тәрбияче яисә укытучы буларак, нинди генә тыңлаусыз булмасын, сабыйны начар гадәтләреннән арындыра алуына ихлас ышана,”- дип яза рус балалар әдәбияты белгече И.П.Мотяшов. Әлеге күренешне Р.Миңнуллин шигырьләрендә еш күзәтергә була.

Табигать безнең һәркайсыбызга тәпи йөри башлаганчы укискиткеч күркәм сыйфатлар бүләк итә: самимилек һәм зирәклек,чын күңелдән соклана һәм сөенә белү, теләсә нинди җисемгә “җан өрү” һәм үз – үзеңә читтән торып карый алу сәләте.

РобертМиңнуллинның балалар поэзиясендә төп герое - гади бала.

Алда санап узген сәләтләргә ия булган балаларны яраткан шагыйребез үзенеңшигырьләрендә ачык күрсәтә.Балаларны Роберт абый гел бәхетле итеп кенә күрергә тели. Шул изге максатка җиң сызганып хезмәт итә ул.

Балаларның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларныңкөлүеннән

Берчакта да тынмасынҖир! (« Балаларкөлүе»)

Бала хыялының чиге юк. Зурлардан аермалы буларак, ул үзе хыялланганга чын күңелдән ышана. Кышның салкынлыгы аны туйдыра икән, ул яз күренешләрен рәсем итеп ясый башлый.

Ясадым мин инеш тә,

Ясадым талларын да.

Каз бәбкәләре йөгергән

Зур ишек алларын да.

Яз килде альбомыма.

Үзем дә шаккаттым, әй,

Яз ясый алганыма! ( “Яз килгән бит”)

Әнә шулай итеп бала салкын кыш көнендә үз альбомында яз мохите тудыра. Ул арада чын яз да килеп җиткән. Бала ел фасылларының кемнең дә булса теләге белән бәйләнмәгән, ә аның үз кануннары булуына төшенә.

Карасам тәрәзәгә,

Малайлар көлешкәнгә,

Исләрем китте – безгә

Яз килгән дөрестән дә.

Муса Маликов булсам” шигырендә бала: “Их, мин дә җырлар идем Маликов Муса төсле!”- дип хыяллана. Соңыннан “Булмас инде... Булсам да, Була алмам җырчы да, Була алмам Муса да... Нишләсәм дә... ни инде... Мусага җитми инде!” – дип, уфтану хисе катыш, җырчы Муса Маликовка соклануын да белдерә.

Үзе ясаган җанвар һәм киек рәсемнәренең бала хыялында терелүе Роберт Миңнуллин шигырьләрендә күп очрый. “Йөгәнсез чаптар” әсәрендә ат, дәфтәр битеннән төшеп, болынга качкан. Бала шул күренешкә куана. Аңа чаптарның иректә йөрүе күңел рәхәтлеге бирә.

Аңа беркем якын бармый,

Күргәч ничек йөргәнен!

Ярый әле кидертергә

Онытканмын йөгәнен!- дип куана.

Биредә баланың табигате белән ирекле, үзбаш хәрәкәт итәргә омтылуы чагыла. “Без таган атынабыз” шигырендә дә иреккә омтылу сурәтләнә.

Без таган атынабыз!

Канатланып очабыз!

Без Җир шарын кочабыз!

Без таган атынабыз!

Р. Миңнуллин каләменең тагын бер отышлы ягы шунда – ул баланы табигатьнең бер өлеше итеп карый. Кош – кортлар, терлек – туар, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, ә укучыларда гүзәл кешелеклелек хисләре тәрбияли. “Акбай шулай ди...” шигырендә

Акбай белән бик дуслар без.

Мин аның телен беләм.

Ул үзе дә нәкъ кешечә,

Сөйләшә минем белән.” –ди.

Көчек өрергә тиеш” тә көчекнең киләчәктә кирәк булачак вазифасын әйтә. “Кыр кәҗәсе” шигырендә бала үз кәҗәләренең көчле булуы белән горурлык хисләре кичерә. “Елмаючы бүреләр” шигырендә бала бүреләрне усал итеп түгел, ә әйбәт, елмаеп тора торган итеп күрергә тели.

Безгә килгәч, рәсемемне

Дусларым да күрерләр.

Ошамый калмас аларга

Елмаючы бүреләр!”- дип яза.

Баланың изге күңеленең ачу ягыннан “Әни, мин көчек күрдем” шигыре бик отышлы. Кемнәрдер, бәлки олы кешеләрдер, алдаштып, адаштырып кечкенә көчекне ташлап киткәннәр. Бу бит үзеңә ышанган җан иясенә карата хыянәт итү булып тора! Кечкенә көчек япа - ялгыз калган.Салкын булганлыктан, ул туңган, өшегән, калтырап утыра. Аны кызганудан сабый баланың җаны әрни. Көчекнең авыр хәлен әнисенә аңлатырга тырыша. Баланың күңеле кызганучан, керсез әле. Дөньяның бу гаделсезлеген төзәтергә, ярдәм итәргә ашкынып торган бала - матур образ.

Әйе, бала күңеле - ак кәгазь. “Күңелем дә гөл кебек” шигырендә дөньяның матурлыгына, яктылыгына соклана. Бала бары тик матурлыкны гына күрергә тели. Минемчә, балаларда кечкенәдән матурлыкны күрә белү сәләте тәрбияләргә кирәк. “Ак кәгазьне” пычратырга ярамый.

Р. Миңнуллинның кайбер шигырьләрендә баланың табигате шундый, ул хөрлек ярата, үзенчә эш итәргә омтыла. Ә олылар аңа һаман да бәби, кечкенә итеп карарга яраталар, кирәгеннән артык күзәтәләр, еш кына акыл өйрәтәләр. Ничек кенә булса да, балага шулай тоела. “Өлкәннәр” шигырен алыйк.

Тотынсаң вак – төяк эшкә,

Алар бирә эресен.

Аңламассың – бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен.”

Өлкәннәр балаларны кечкенәдән тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә омтыла. Ә бала күңеле икенче төрле уйлый. “Юк инде”, “Подъезддагы язулар” шигыре дә шушындый ук темага багышланган. Р. Миңнуллин санап узган шигырьләр, алардагы геройлар ярдәмендә укучыларны олы кеше булырга әзерли. “Икәүләп” шигырендә малай әтисе белән машина төзәтүе турында сөйли. “Әтием - төзәтүче, Мин үзем –күзәтүче!”- ди ул. “Базарда” шигырендә бала: “Базарда әтисез, Базарда әнисез Күңелсез икән лә!”- ди. Бары тик әти- әни генә үзенең яраткан баласына тәмле әйберләр алып бирә ала шул. Бала шуның белән горурлана да.

Энекәш кирәк миңа” шигырендә бала ялгызлыкның авыр хәл икәнен аңларга өйрәнә. Ялгызлыктан котылу өчен аңа үз тиңе, иң якын булган кеше - бертуганнары кирәк. “Әтиләр бит ничә кабат, Алабыз дип, алдыйлар”- дип, өлкәннәргә үпкәсен дә белдерә.

Барыбер” шигырендә малай: ”Әтием дә, әнием дә Мине кайчак тиргиләр. Шаярасы килгән чакта: ”Шаяр улым!”- димиләр.”- ди. Шулай да героебыз ”яратам мин аларны” ди.Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары  Сөн буена урнашкан,Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шуңадыр, булачак шагыйрьнең куңеле гел Актаныш, Казан ягынатартылып торган. “Шундый минем туган ягым” шигырендә Роберт Миңнуллин туган ягына соклана. Малайлар кичен Сөндә су коеналар, елга буенда ат саклыйлар, шулай ук “хикмәт кенә уйлап йөриләр”.

Менә шундый инде минем

Туган җирем,туганягым.

Минтөзәлә алмам, ахры,-

Мактанылды менә тагын. – дип, шагыйрь мактанып та ала.

Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырендә Миңнуллин кечкенә генә Сөн елгасының әллә нинди диңгезләргә караганда да кадерлерәк булуын күрсәтә. Диңгез кадәр диңгездә иркенләп йөзеп булмый дип, борчыла безнең кечкенә героебыз. Үзенең Сөн елгасын сагына.

Безнең авыл зоопаркы”- юмор хисе белән сугарылган шигырь.

Шәһәр малайларының

Күргәне юк гомергә

Бездәге җәнлекләрне,

Бездәге кош - кортларны.”- дип, малай авылдагы җәнлекләр турында мәгълүмат бирә. Әйтерсең лә, гадәти булмаган зоопарк буенча экскурсия үткәрә.

Авылыбызда өй саен

Менә шундый зоопарк.

Зоопарктан ким түгел

Безнең абзарпарк!

Малай өчен абзардагы җәнлекләр, кош - кортлар шәһәр зоопаркындагыларга караганда да кызыграк тоела. Чөнки ул шуларны күреп, тәрбияләп үскән. Бу һәр авыл малае өчен хас сыйфат булып тора.

1.4. Балалар өчен иҗатындагы бүләкләре.

Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән – балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.

Р.Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе тора. 1976- 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен “Шигъри тәлгәшләр” тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан “Сабантуй” балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора. Аның татар балалар әдәбияты турында докладлар ясавын, язган мәкаләләренең дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган булуын, һәрдаим нәни укучылары белән очрашулар үткәреп торуын да биредә искә төшереп узмый булмый. Нәкъ менә балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1992 елда “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләк – Г.-Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, 1998 елда исә “Күчтәнәч” китабы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Болар барысы да шагыйрьнең нәниләр әдәбиятына игелекле хезмәт күрсәтүен һәм чын талант иясе икәнен исбатлый.

III. Йомгаклау.

Роберт Миңнуллин мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә, кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның шигырьләрен укыгач, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп,яктырып кала.Чыннан да, Татарстанның бер генә төбәгендә дә (һәм Башкортстанда да) аның иҗатын якын күрмәгән,җырларын яратып җырламаган, үзен ихлас күңелдән хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Ул- балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенәкиятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы. Биредә, кабатлап булса да, өстәргә кирәк: Роберт Миңнуллин- өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь.

Р.Миңнуллинны яраталар, үз итәләр. Аның шигырьләрен балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, зур тамаша залларында да яңгыраталар. Һәр концертта бу күренекле шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкаралар. Шулар арасында аның кабатланмас иҗатына баш июче мин дә бар. Кечкенәдән үк мин аның шигырьләренә, аның сүзләренә язылган җырларга, аның теленә, үз-үзен тотышына гашыйк. Әле укый да белмәгәндә, әни, Р.Миңнуллин шигырьләрен укып, мине көлдерә торган иде. Безнең өй китапханәсендә аның бик күп китаплары тупланган. Күңелем төшкәндә, ялгыз калганда, мин аларны кабат кулыма алам. Газиз дә, кадерле дә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин!Ләкин шушындый көчле,татар милләте өчен җан атып йөргән кеше авырый башлый һәм 2020 елның 27 мартында Казанда вафат була.Бик кызганыч,шундый зур югалту кичерә татар халкы.

Иҗади эшемнең йомгак сүзләре итеп мин Равил Рахманиның сүзләрен китерер идем: « Роберт Миңнуллин, милләтебезнең улы буларак, тормышыбызның дүрт мөстәкыйль өлкәсендә һәм жанрында үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслап күрсәтте. Иң әһәмиятлесе, безгә татарның кайсы юлдан барырга кирәклеген яшәп күрсәтте».

Сабый чаклар гөрләвектәй

Еракларга акты микән?

Туган өйдә күргән төшләр

Әле булса татлы микән

Мин бит синдә туган идем,

Исеңдәме, туган өем?

Сабый чактан йөри минем

Сиңа дигән шушы көем

Туган өйнең тәрәзәләре

Әле булса татлы микән

Җаннарыма җылы җитми

Әнкәй мичен якты микән?

Ничек басыйм сусавымны?

Әнкәйчәенкуямикән?
Кайтасымны күңелләре

Тоя микән? Тоя микән?

IV. Кулланылган әдәбият.

1. Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма.// Казан: Татар. китап нәшр., 1992.

2. Миңнуллин Р. Талбишек. Сайланма лирика.Гыйльманов Г. керешсүзе// Казан: Татар китап нәшр.,1995.

3. Миңнуллин Р. Шагыйрьгенәбулыпкалалмадым…// Казан: Матбугатйорты, 1998.

4. Миңнуллин Р. Мин нечкәкүңеллесәясәтче.// Казан: Мастер Лайн, 1999.

5.Миннуллин, Р.М. Балачакка ешрак кайтыгыз: шигырьләр, әкиятләр./ Р.Миңнуллин.–Казан:Мәгариф,2002. 6.Минһаҗева Л. И.,Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты. 2 нче басма.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2009.

1

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для дошкольников «Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән танышу»
Литературное чтение
Презентации по литературному чтению для 4 класса «День матери»
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для 2 класса «Урок литературного чтения по теме "Н.Н.Носов. На горке"»
Литературное чтение
Литературное чтение
Конспект занятия по литературному чтению для 3 класса «Игра-путешествие "В гостях у сказки"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь