Тема:Кечкенә Җәлил
Максат: Муса Җәлил иҗатын бөтен бер күренеш буларак күз
алдына китерү;
Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем
дәрәҗәләрен сынау;
шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт,
горурлану хисләре уяту.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Җиһазлау:
“Мәктәп китапханәсе” сериясеннән. 31нче том. Муса Җәлил.
А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. (148-150 бит)
Видеотасма. Туфан Миңнуллин “Моңлы бер җыр”
Аудиотасма. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. Муса Җәлил. “Окоптан хат”.
Муса Җәлилнең портреты.
Китап күргәзмәсе.
Эпиграф. “Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен.”
Муса Җәлил
Компьютер. Интернеттан алынган материал. (татарча рефератлар сайтыннан)
Плакат “Муса Җәлил”
Дәрес планы:
I. Актуальләштерү.
а) уңай психологик халәт тудыру
ә) дәрескә максат кую
б) үткән материалны хронологик рәвештә кабатлау (төрле дата-таблицалар күрсәтелә)
II. Уку мәсьәләсен кую
а) М.Җәлил һәм аның иҗаты турында сез нәрсәләр беләсез?
ә) Җәлилнең шигырьләрен беләбезме,исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып барыгыз.
III.Уку мәсьәләсен чишү
а) укытучы сүзе
ә) төркемнәрдә эш.(һәр төркемгә икешәр сорау бирелә)
б) М.Җәлилнең үзенең һәм аның турында язылган китаплар күргәзмәсенә күзәтү.
в) Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы (видеоматериал)
г) эпиграфка мөрәҗәгать итү (интернет челтәрендәге материал белән таныштыру)
IV.Белемнәрне бәяләү. (тест-кроссворд чишү).
V.Өй эше бирү. (төркемләп).
VI.Рефлексия. (дәрес материалын “Ромашкалар ярдәмендә хәтердә яңарту).
VII. Укытучының йомгаклау сүзе.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.
а) уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:
-Хәерле көн,укучылар, килгән кунаклар! Дәресебезне башлыйбыз. Ул
Муса Җәлил иҗатын гомумиләштерүгә багышлана. Бу дәрестә без Җәлил иҗатын бербөтен күренеш буларак күзалларга өйрәнербез, аның турындагы белемнәрне ныгытырбыз, кабатларбыз һәм белемнәрне сынарбыз. Һәммәгезгә дә хәерле эш сәгате телим.
ә) дәрескә максат кую.
Укытучы:
-Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур.Чөнки Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы:
- Әйе, 1956елда аңа(үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә - Ленин премиясенә лаек була. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде. Ә без аның иҗатын беләбезме, аның шәхесе белән кызыксынабызмы соң? Ягез, тикшереп карыйк... (һәр укучы Җәлил турында 1фикер әйтә. Мәсәлән: М.Җәлил-батыр, шагыйрь, комсомол җитәкчесе, опера сәнгатенә нигез салучы, Язучылар союзы рәисе, балалар шагыйре, яшерен оешма җитәкчесе һ.б.ш.) Рәхмәт, укучылар.
Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Ә хәзер, укучылар, шигырьләрдән өзекләр укыйм, сез, рәхим итеп, аларның исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып барыгыз.
1. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр...”(“Ышанма”)
2. “Тик чуклары ак түгел, кан шикелле кып-кызыл...”(“Кызыл ромашка”)
3. “Күрмәсә дә, ана улкаен Күңеле белән сизеп таныды...”(“Ана бәйрәме”)
4. “Шулвакыт кош аның Ирененә сугыла, Бер тамчы эчә дә Чишмәгә егыла...”(“Сандугач һәм Чишмә”)
5. “Авыл яна... шәфәкъ нуры булып, Уйный күктә янгын шәүләсе...”(“Яшь ана”)
6. “Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым...”(“Кичер, илем!”)
7. “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...”(“Җырларым”)
Укытучы: “Җырларым”ны автор 1943елның 26нчы ноябрендә язган. Әлеге шигырен ул үзенең иҗат программасын тәшкил иткән, бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Тиммерманска тапшырган дәфтәрендә Җәлил аны беренче шигырь итеп урнаштырган. Бу шигыре белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә:
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антыма
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Әйдәгез, укучылар, ”Җырларым” шигырен яттан укыйк. Кем башкарырга тели? (1укучы шигырьне яттан укый).
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы:Ә хәзер укучылар, без Муса Җәлилнең беренче шигыре ничек басылган, ул ничек бөек шагыйрь булган кеҗек сорауларга җавап табар өчен, үзегез сәхнәләштергән өзекне карап, тыңлап үтәрбез.
Бүлмәгә ике малай – Муса һәм аның иптәше керә. Редактор трубканы куя.
- Әйдәгез, балалар, нинди хәбәр алып килдегез?
Малай.Безгә редактор абый кирәк иде.
Редактор. Редактор абыегыз мин булам.
Муса. Безгә редактор Шәриф Камал абый кирәк.
Редактор. Әйе, әйе... Редактор Шәриф Камал абыегыз мин булам. Я, нинди хәбәр алып килдегез.
Муса. Без хәбәр алып килмәдек.
Редактор. Ә нәрсә алып килдегез? ( Малайлар дәшмиләр.) Редакциягә мәкалә белән киләләр, күрәм, сездә дә бер-бер хәбәрме, мәкаләме бар!
Муса ( иптәшенә ). Син әйт.
Малай. Үзең әйт, син язгансың бит.
Муса. Без декламация алып килдек, абый.
Редактор. Кая, кәгазьгә яздыгызмы? Укып карыйк.
Муса ( күлмәк изүеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алып бирә ). Менә.
Редактор ( кәгазьне карап ). Шигырь, димәк. Ярый, әйдә, укып күрсәтегез инде. Кайсыгыз язды соң аны?
Муса. Мин яздым.
Редактор. Исемең ничек?
Муса. Муса Җәлилов.
Редактор. Ә нигә шигырьнең астына “ Кечкенә Җәлил ” дип куйдың?
Муса. Шагыйрьләрчә булсын дидем.
Редактор. Сиңа ничә яшь соң , Кечкенә Җәлил?
Муса. Унөч.
Редактор(елмаеп ). Яхшы. әйдә укы, Кечкенә Җәлил. Шигырең шагыйрьләрчәме икән?
Муса ( каушап, акрын гына укый ).
Бәхет.
Кулыма мин “ Кызыл кылыч”ны алсам,
Шулай шуннан “ Кызыл фронт ”ка барсам.
Редактор ( бүлдерә ). Юк, тукта! Бәхет турында, кызыл көрәш турында болай гына уку җитми, чын-чынлап давыллы көрәшкә барган кебек, тирә-яктагы кешеләргә, җиһанга дәшкәндәй, канатланып укырга кирәк. Әйдә, яңадан!
(Муса, илһамланып, күтәренке рух белән үзенең шигырен укый. Редактор Мусаның кулыннан кәгазьне ала. ) Шигырең әйбәт, Кечкенә Җәлил. Аны хис белән, ихлас күңелдән язгансың. Әгәр киләчәктә укысаң, тырышып эшләсәң, яңа тормыш өчен көрәшсәң – син Зур Җәлил дә булырсың. Безнең ышанычны акла.Ә бу шигыреңне газетада бастырып чыгарырбыз.
Муса. Рәхмәт абый!
Малайлар чыгып йөгерәләр.
Укытучы: Җавапларыгыз мине куандыра, укучылар. Әйе, Җәлил һәм көрәштәшләре күргән җәфаларны хәзер күз алдына китерү дә кыен. Фашистлар төрмәсендә Җәлил көлкеле шигырьләр, мәхәббәтнең бетмәс-төкәнмәс көче турында романтик пафос белән балладалар иҗат итә. Мондый шигырьләр әдипнең үзен һәм иптәшләрен тынычландыру, юату өчен кирәк булалар. Фашистлар төрмәсендә көлкеле шигырьләр һәм романтик балладаларны көчле рухлы, батыр кешеләр генә яза ала. Муса Җәлил шундый кеше булган.
б) Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы(видеоматериал)
-Туфан Миңнуллинның ”Моңлы бер җыр”әсәреннән өзек
-иҗади эштән кыскача чыгыш (1 укучы)
в) Эпиграфка мөрәҗәгать итү:
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен.
Әйе, үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Аның әсәрләрен хәзер дөнья укучылары да белә. “Моабит дәфтәрләре” шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәрҗемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрьләр сирәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Җәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрьлек исемен югары тотуы белән горурланабыз. Укучылар, ягез кем дәлилли минем фикерләремне? (1укучы интернет челтәрендәге материал белән таныштырып китә)
IV. Белемнәрне сынау (тестлар һәрбер укучыга таратыла)
Муса Җәлил иҗаты буенча тест.
1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?
а) Кармәт
б) Мостафа
в) Кушлавыч
г) Чыршылы
2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?
а) 26 апрель, 1886.
б) 15 октябрь, 1552.
в) 5 февраль, 1916.
г) 15 февраль, 1906.
3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?
а) Рәхимә
б) Рәхилә
в) Әминә
г) Чулпан
4. Хатыны Әминәгә багышлап язган шигыре?
а) “Чулпанга”
б) “Дуска”
в) “Окоптан хат”
г) “Хуш, акыллым”
5. Муса Җәлил шигыре түгелен күрсәтегез.
а) “Җырларым”
б) “Вәхшәт”
в) “Ак чәчәкләр”
г) “Дуска”
6. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем?
а) Т.Хуҗиәхмәтов
б) Х. Якупов
в) А. Абзгильдин
г) М.Минһаҗев
7. М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?
а) “Бәхет”
б) “Яшь ана”
в) “Соңгы җыр”
г) “Буран”
11. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?
а) Иж - Буби
б) Хөсәения
в) Касыймия
г) Галия
12. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?
а) 1945
б) 1991
в) 1956
г) 2005
(Тестлар җыеп алына)
V. Өй эше бирү.
-1нче төркем: -2нче төркем: Әдәби викторина өчен сораулык төзергә;
-3нче төркем: Җәлилчеләргә адреслап, бүгенге яшьләр исеменнән хат язарга.
VI. Рефлексия.
-Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы? Әйдәгез хәзер белгәннәребезне хәтердә яңартыйк (төркемнәргә ромашка рәсеме бирелә, һәр укучы бер таҗын алып җавап бирә. 1- Җәлилнең кешелеклелек сыйфатлары; 2-иҗади уңышлары; 3-кем ул?)
VII. Йомгаклау.
-дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую;
-Җәлил иҗаты буенча тест билгеләрен киләсе дәрестә әйтү;
-саубуллашу.