Тема: "Табигать белгечләре»
Максат: балаларның экологик тәрбия алымнарынүстерү.
Балаларның урман,анда яшәүче җәнлекләр турында белемнәрен арттыру,аларга карата сакчыл караш тәрбияләү;табигатьтә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Сөйләм телен үстерү ,игътибар тәрбияләү,сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү
Чара барышы
Тәрбияче: Безне чолгап алган зур һәм матур дөньяга күз салыгыз: агачлар, үләннәр, чәчәкләр, кояш. Болар барысы да табигать! Тормышыбыз табигатьтән аерылгысыз. Ул безне ашата, эчертә, киендерә. Ул юмарт һәм бай. Ул безгә бернәрсәне дә кызганмый, үзенең кыйммәтле бүләкләрен бирә, кешеләрдән исә бары тик үзенә карата сакчыл карашталәп итә. Бүген без табигать һәм аны саклау турындагы белемнәрегезне тикшерү өчен «Табигать белгечләре» викторинасын үткәрәчәкбез. Ике командага бүленеп ярышып алыйк: - «Чәчәкләр» һәм “Күбәләкләр”. Безнең кыю катнашучыларны сәламлибез!
Командаларны сәламләү.
«Чәчәкләр»командасын тәкъдим итү:
Без викторинага уйнарга килдек,
Табигать турында күбрәк белергә.
.
"Күбәләкләр»командасын тәкъдим итү:
Без бүген уйнарга әзер,
Табигать турында фикер йөртергә.
Алып баручы: Хәерле сәгатьтә,командалар!
1 тукталыш.
“Чәчәкләр”
Җәйдән сон нинди ел фасылы килә.
Көз айларын санап чыгарга.
-Көз көне нинди явым-төшемнәр була.
- Җәй көне нинди уеннар уйнап була.
“ Күбәләкләр”
Көздән сон нинди ел фасылы килә.
Кыш айларын санап чыгарга.
Кыш көне нинди явым-төшемнәр була.
_ Кыш көне нинди уеннар уйнап була.
2 тукталыш- “ Агачлар безнең дусларыбыз”.
– Нәрсә ул урман?
- Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?
-Кешеләр урманга ни өчен баралар?
Урман кешеләргә нинди файда китерә?
“Чәчәкләр”
“ Күбәләкләр”
3 нче тукталыш-“ Кошларда-кунакта”.
“Чәчәкләр”
-Нинди кошлар була?.
-Ни өчен күчмә кошлар диеп әйтәбез?Сез нинди күчмә кошлар беләсез?
Ә без күчмә кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
“ Күбәләкләр”
-Ни өчен кышлаучы коәлар диеп атыйбыз? Сез нинди кышлаучы уошларны беләсез? Ә без, кышлаучы кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
Уен:” Бер сүз белән әйт”.
4 нче тукталыш –Җәнлекләр патшалыгы”.
“Чәчәкләр”
Куян кышка ничек әзерләнә?
Тиен кая яши? Аның өе кайда?Ул нәрсә белән туклана?Тиен елга ничә тапкыр тунын алыштыра?
“ Күбәләкләр”
Тиен кышка ничек әзерләнә?
Кыш көне нинди җәнлекләр йоклый? Аю кая йоклый?Керпе?
Куян ни өчен тунын алыштыра?
Нәрсә ул “ Кызыл китап”
5 нче тукталыш-Урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләре:
- Әгәр мин урманга барсам, ромашка чәчәген эзеп алсам..
-Конфет ашагач,кәгазен җиргә ташлыйм...
- Ипи телемен яки калган азыкны агач төбенә куеп калдырсам...
- Әгәрдә учак яксам,аны сүндерми китсәм...
-чүпләремне ташлап калдырсам.
Алып баручы: Жюри викторинага йомгак ясый, барлык катнашучыларны бүләкли, тере табигатьне саклау һәм яклау, үсемлекләр, хайваннар дөньясы турында яхшы белемнәрен күрсәткән яшь уенчыларны мактап үтә.
Алып баручы: Викторина бетте, балалар, саубуллашыйк!
Кайгыртыйк, дуслар, табигатьне
Кулдан килгәнче саклыйк!