Конспект урока "Режим дня"

Уроки
Поурочное планирование по татарскому языку в 5 классе. Тема урока "Көндәлек режим". Урок повторение.
Гузель Рузаловна Мутифуллина
Содержимое публикации

Предмет

Татар теле (5нче сыйныф)

Тема

Көндәлек режим”

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: сорауларга аңлап җавап бирә белү,үзләштергән белемнәрне куллана белү; көндәлек режимыңда ориентлаша белү;

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшләрнең фикерләрен тыңлый һәм аңлый белү,фикерләрне дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү, сорауларга җавап бирә белү;

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү,

Предмет буенча:

Көндәлек режим” темасына караган лексик-берәмлекләрне үзләштерү; аларны сөйләмдә дөрес куллана белү.

Дәреснең тибы

Ныгыту дәресе

Төп төшенчәләр

Вакытны дөрес әйтергә өйрәнү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Җиһазлау

Презентация (көндәлек режим) , карточкалар, интерактив такта .

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I.Оештыру

Мотивлашты-ру.

1.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

(Мультфильмнан

өзек карау).

Укытучы дәресне оештыра. Исәнләшә. Укучылар белән эшләү өчен уңай атмосфера булдыра.

Укучылардан хәлләрен сорый.

- Ә хәзер экранга карыйбыз.

-Бу мультфильм кем турында?

-Малай нишли?

-Малай нишләми?

-Малай вакытны дөрес кулланамы?

-Вакытны дөрес кулланыр өчен нишләргә кирәк?

-Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Сыйныф эшкә әзерләнә.

(укытучыны сәламлиләр,

сөйләм эшчәнлегенә кушылалар,

укытучының хәлен сорыйлар.)

-Бу мультфильм малай турында?

- Малай йоклый, киенә,ашый.

- Малай вакытында тормый, юынмый, теш чистартмый,зарядка ясамый, урын җыймый.

-Юк.

-Көндәлек режимны дөрес төзергә кирәк.

- Көндәлек режим турында сөйләшәбез.

Шәхескә кагылышлы: укытучыны һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү ;

Регулятив УУГ:

эшчәнлекне оештыра белү.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә фигыльләрне өйрәнергә омтылу ;

Танып-белү УУГ:

максат кую

Коммуникатив УУГ:

сорау кую һәм аларга җавап бирү

Регулятив УУГ:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1. “Түбәтәй” уены.

2. Презентация буенча нишли? соравын кабатлау.

Мультфильм герое кебек мәктәпкә соңга калмас өчен, вакытны дөрес кулланырга кирәк. Безгә ярдәмгә үзенең киңәшләре белән акыллы Ябалак кунакка килде.Үзе белән сәгать алып килгән. Ул гади сәгать түгел, тылсымлы сәгать. Бу сәгать безгә вакытны өйрәнергә ярдәм итәчәк

Музыка уйный. Укучылар бер-берсенә тубәтәйне бирәләр. Музыка туктагач ,

түбәтәй кемдә кала , шул укучы экранга карап вакытны әйтергә тиеш.

Малай нишли?

Малай йокыдан тора.

Малай зарядка ясый.

Малай юына.

Малай иртәнге ашны ашый.

Малай киенә.

Малай мәктәпкә бара.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә фигыльләрне өйрәнергә омтылу;

Танып-белү УУГ:

сорауларга аңлап җавап бирү күнекмәсе;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,сорауларга җавап бирә белү;

Регулятив УУГ:

җавапларны дөресли һәм бәяли белү;

Предмет нәтиҗәләре:

Көндәлек режим” лексикасына караган сүзләрне кабатлау.

3.Физкультминут.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Аннары без чүгәлибез,

Утырабыз, торабыз.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

III.Яңа белемнәрне формалаштыру

1.Текст буенча эш (конвертта).

2.“Тәрҗемәче” уены.

Дәресне дәвам итәбез,

конвертны ачабыз һәм ябалак алып килгән икенче биремне эшлибез.

Мин сезгэ текстны укыйм, игътибар белән тыңлагыз

Мин сезгә җөмләләрне русча эйтәм, ә сез җөмләләрнең татарчасын текстан табып укырсыз.

-В школе я читаю, пишу,задачи, примеры решаю, рисую.

-Дома я маме помагаю, отдыхаю, уроки делаю.

-В шесть часов ужинаю.

Мәктәптә мин укыйм, язам, мәсьәлә, мисал чишәм, рәсем ясыйм.

-Өйдә мин әнигә булышам, ял итәм, дәресләр әзерлим.

Сәгать алтыда кичке ашны ашыйм.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә сүзләрне өйрәнергә омтылу ;

Танып-белү УУГ:

уку максатын аңлау;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,үз фикереңне төгәл итеп җиткерә алу;

Регулятив УУГ:

Дәреснең максатын билгеләү,укытучы ярдәмендә үз эшчәнлеген планлаштыру

Предмет нәтиҗәләре:

Көндәлек режим”лексикасынакараган сүзләрне кабатлау.

IV. Белемнәрне ныгыту күнекмәләрен камилләштерү

1. Төркемнәрдә эш.

Укучылар, сез барыгыз да тәрбияле, ярдәмчел. Тиздән әниләр көне якынлаша. Бәйрәм көнне сез әниләрегезне нинди эшләр эшләп сөендерәсез? Конвертны ачып, алдагы биремне үтибез. Сезнең алда рәсемнэр. Рәсемнәр буенча яраткан әниләрегезгә ничек булышканыгызны сөйләрсез. Сезгә бер минут вакыт бирелә.

2.Ситуатив эш.

-Рамиль, как можешь узнать во сколько Яна из школы пришла домой.

-Эльвина, узнай у Дамира во солько он делает уроки.

-Ринат, как спросишь у Азалии во сколько ложиться спать.

-Яна, син мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың?

-Мин мәктәптән сәгать бердә кайтам.

Дамир , син сәгать ничәдә дәрес әзерлисең?

-Мин сәгать дүрттә дәрес әзерлим.

3.Рәсем буенча эш.

Беренче төркем көндәлек режимны малай исеменнән сөйли, ә икенче төркем 1нче затта сөйли.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә фигыльләрне өйрәнергә омтылу ;

Танып-белү УУГ:

сорауларга аңлап җавап бирү күнекмәсе;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,сорауларга җавап бирә белү;

Регулятив УУГ:

җавапларны дөресли һәм бәяли белү;

Предмет нәтиҗәләре:

VI.Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

Өй эше.

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Көндәлек режимны үтәгән кеше нинди була?

-Рәхмәт укучылар, сез миңа ошадыгыз. Мин сезнең алга таба да акыллы,тәртипле булуыгызны телим.

-Ябалак сезнең вакытыгызны дөрес, файдалы үткәрүегезне тели һәм сезгә бүләкләр бирә.

1.Көндәлек режим төзеп язарга.

2. Диалог төзергә.

3. “Мин әнигә булышам” дигән темага рәсем ясарга.

-Көндәлек режим турында.

Сәламәт, тәртипле, ярдәмчел була.

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешен билгеләү(Мин нәрсә өйрәнергә теләдем һәм нәрсә өйрәндем)

Танып-белү УУГ:

нәтиҗә ясый белү;

Коммуникатив УУГ:

Фикерләрне исбатлый белү;

Регулятив УУГ:

үзбәя,контроль;

Предмет:

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
МХК
Презентации по мхк для 8 класса «Танцевальное искусство XIX века»
МХК
Конспект занятия по мхк для 11 класса «Культура Древнего Египта»
МХК
Презентации по мхк для «Творчество Теодора Жерико»
МХК
Презентации по мхк для «Данте Габриэль Россетти»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь