Габдулла Тукай безнен кунеллэрдэ.

Осенние праздники
Габдулла Тукай безнен кунеллэрдэ.
Насибуллина Фидания Фарзетдиновна
Содержимое публикации

Г.Тукай безнең күңелләрдә.

1Вед: Хәерле көн, укучылар!

2Вед: Добрый день дорогие ребята!

1Вед: Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 136 ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килә.

2Вед: Сегодня мы отмечаем день рождение великого сына татарского народа Габдуллы Тукая. В теплый весенний день апреля в деревне Кушлавыч родился Тукай. Рано лишившись родителей, он скитался по чужим углам, очень рано познал тяготы сиротства.

1Вед.Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елнын 26апрелендә, Казан өязе, Мәнгәр волосте, Кушлавыш авылында, мулла гаиләсендә туган. Әнисе Бибимәмдүдә,әтисе Мөхәммәтгариф исемле булган.

2Вед.Габдулла Тукай родился 26 апреля в 1886 году, в Казанской губернии, волосте Мангар, в деревне Кушлавыч, в семье муллы. Маму звали Бибимамдуна, а отца Мухамматгариф.

1Вед. Буген без сезнең белән Г.Тукайның шигырь бәйрәменә җыелдык. Әйдәгез укучылар сүзне сезгә бирәбез.

1.Тукай туган ямьле яз аенда.

Кырлай дигән татар авылында

Моңлы җыры,үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

2.Горестей немало видел Габдулла,

Оттого добрейшей была его душа.

Только все прекрасное в сердце он пускал,

Ну, а злобу, ненависть напрочь, отгонял.

3.Туган телен җырга салган Тукай.

Телебезне бик тә яраткан.

Шүрәлене Су анасын укып

Күпме бала күңелен яраткан.

4.Телсез идек, безне Тукай – телле итте,

Җырсыз идек, безне Тукай – җырлы итте.

5. О язык родной, певучий, о родительская речь,

Что еще на свете знал я, что сумел я уберечь.

О язык мой, мы навечно не разлучные друзья,

С детсва стала мне понятна радость и печаль твоя.

Балалар Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкара)

1Вед.Габдулла Тукай дурт ай тулганда әтисе,ә дүрт яшьтәәнисеүлеп китә. Дом ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.

2Вед.Когда ему было 4 месяца он остался без отца, а в 4 года без матери. Полный сирота скитался из одной деревни в другую, из одной семьи в другую, из рук в руки.

1Вед.Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе беләнӨчиле авылында яши.

2 Вед.Сначало Габдулла живет в большой семье у деда Зиннатулла в деревне Очиле.

1Вед.Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарына « саталар». Аны асрамага Яңа бистәһөнәрче гаиләсе ала. Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар.Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

2Вед. Пятилетнего мальчика в Казани «продают» в Сенном базаре. Его на воспитание берут семья мастеровых. В связи с болезнью через два года года его обратно привозят в Очиле к дедушке. Затем отправляют в Кырлай.

6.Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнен өчен,

Иң кирәкле, яхшы тел!

Татарчасы туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң,әби – бабан,

Сине сөя торган тел!

7. Сөй гомерне, сөй халыкны,

Сөй халыкның дөньясын.

Без үләрбез, билгеле тик үкенечкә калмасын.

8.Аяклар тими идәнгә,

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый: берләшеп,

Парлашып биик әйдә!

Парлы татар халык” биюен башкаралар.

9. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

10. Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

11. Азмы какканны вә сукканны

күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

Кыз. Ой, нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп. (“Бала белән күбәләк” җыры яңгырый)

Кыз.

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык.

Күбәләк.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Кыз. Нинди күңелле алан, нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. Ә җиләкләре! Ничек кызарып пешкәннәр! Дәү әниемә җыеп алыйм әле. “Бәйрәм бүген” җыры.

1Вед.1892 нче елныңҗәендә Габдулланы Сәгъди абзый Кырлай авылына алып китә. Шагыйрь булып житешкәч,үзенең 1907 елда язган «Шүрәле» исемле матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлый авылына багышлап язды.1895 елда Габдулла Жаекка, Уральск шәһәренәәтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгарҗизнәсе янына күчеп килә.Кызганыч,2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә

2Вед.Летом в 1892 году Габдуллу увозит дядя Сагди в деревню Кырлай. Жизнь в Кырлае оставляет в его памяти только теплые воспоминания. В 1907 году написал незабываемую поэму «Шурале», которую посвятил деревне Кырлай. В 1895 году Габдулла переезжает в Жаек, в город Уралск к тете Газиза и дяде Галиасгар. Г.Тукай доказал, что он настоящий поэт и патриот своего народа.

12. Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

 

Вед.Әле генә искә төшерә идек, әллә ишетте дә инде, дуслар. Нишлибез, әнә Су анасы үзе дә килә анда.

 

Су анасы керә. (Як-ягына карана, нидер эзли)

 

Укучы: Әй, син, Су анасы! Ни эшлисен? Ни эзлисең анда?

Су анасы: Чәчләремне тарарга тарагымны эзлим.

Укучы: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (Күрсәтә)

Су анасы: Минем тарак, минем алтын тарак. Рәхмәт, сина. Ярар, киттем әле мин.

Укучы: Кая ашыгасын син, Су анасы?

Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.

Укучы: Ник монда да бәйрәм бит.

Су анасы: Ә ник алайса мин дөрес килдеммени? Тукай бәйрәменә эләктемме?

Вед: Дөрес килдең, Су анасы, бик дөрес.

Су анасы: Рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем мин алайса.

Вед: Безнең балалар күп шигырләр беләләр, тыңлап кара.

Укучылар шигырь сөйлиләр.

 

Вед. Укучылар, мин сезгә әйтеп киткән идем бит, Г.Тукайга бик күп авылларда яшәргә туры килгән дип. Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан. Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язгандыр. Әйдәгез, бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.

 

 Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 Су анасы: Ай-яй бигрәк матур җырлыйсыз. Булдырасыз!

(Шул вакытта кәҗә белән сарык, аркаларына капчык асып, залга керәләр һәм зал буенча сөйләшеп йөриләр)

 

Сарык: Карале, кәҗә, нинди матур зал.

Кәҗә: Әйе шул, кара монда күпме халык җыелган.

Сарык: (халыкка карап) Сез нишлисез монда? Нигә җыелдыгыз?

Вед: Ник оныттыгызмени, бүген бит безнең танылган шагыйребез, сезне иҗат иткән Тукайның туган көне.

Кәҗә(башына сугып) И аңгыралар, ә без бөтенләй онытканбыз.

Сарык(балаларга карап) Исәнмесез, укучылар, сез безне таныдыгызмы соң?

Балалар: Әйе.

Кәҗә: Балалар, без кая эләктек соң? Аңлап бетерә алмыйм.

Вед:: Сез Казан шәһәре 54 нче мәктәптә.Бүген бездә Тукай бәйрәме. Менә балалар да яраткан шагыйребезнең бик күп шигырьләрен өйрәнделәр. Менә сез дә безнең белән бергә аларны тыңлап китегез.

Кәҗә белән сарык: Бик шатланып. (Барып утыралар.)

 

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

 

Кәҗә: Ай, балалар, бик матур сөйләдегез. Бик күп шигырьләрен беләсез икән. Ә бит, балалар, без дә сезгә буш кул белән килмәдек, ә яраткан уеныбызны алып килдек. (Як-Ягына карана. Читтә утырган сарыкны күреп) Әй, сарык! Нишләп утырасын анда, кил монда….

Сарык: Әйе, тыңлыйм, ни кирәк сиңа, Кәҗә дус?

Кәҗә: Капчыктан уенга дигән әйберләрне алып кил.

Сарык: Әәәә…Хәзер…(Капчыкка барып актырына һәм бүре башы күтәреп килә.)

Кәҗә: Әй, аңгыра сарык, мин бит сина уенга дигән кәләпүшне алып кил дим.

Сарык(тагы барып актара, капчыктан бүре башларын алып ыргыта) Монда бит кәләпүш юк, бары тик бүре башлары гына.

 

Су анасы: Бик зур рәхмәт. Миңа сезнең бәйрәмегез бик охшады. Мин күп шигырләр тыңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән. Рәхмәт, балалар. Җәй көне су буена ял итергә килегез.

Сарык: Балалар, сез бик күп шигырләр, җырлар беләсез икән, рәхмәт сезгә.

Кәҗә: Безне әби белән бабай көтәләр, без өйгә кайтып китик.Саубулыгыз.

Вед: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Мин бәхетле, әгәр балаларым,

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә,

Бүлешсәләр татар телендә.

 

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Новогодние праздники по сценарии праздника для «музыкальный сценарий «Новогодняя сказка»»
Сценарии праздников
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для 4 класса ««День рождения Светофора»»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий праздника «День дошкольного работника» (2021)»
Сценарии праздников
Другие сценарии праздников по сценарии праздника для дошкольников «Игровая программа в старшей группе "Вечер.Всем пора домой"»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь