Девочки, мальчики играют

Конспект занятия
гендерное воспитание в младшей группе в малокомплектных детских садах
Адиятуллина Алсу Дариятовна
Содержимое публикации

Урамда күңел ачу "Нәүрүз" бэйрэме

Төзеде:Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов исемендәге Күн төп гомуми белем бирү мәктәбе», мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячесе Адиятуллина А.Д.

Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру.

Бурычлар:

- “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,

- фольклор запасларын арттыру,

- балаларда бердәмлек тәрбияләү

- җитезлек тәрбияләү

Алып баручы. Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Буген бездэ бэйрэм кышны озату-язны каршылау Нэуруз бэйрэме! Буген бездэ зур тантана

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Аны көн белән төн тигезләшкәндә 21-22 мартта үткәрәләр. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер – берсенә кунакка йөриләр, бер – берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күнең ачалар. Ул бәйрәмдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашалар.Биюдә, җырда, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җинеп чыга.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын !

Нәүрәз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын !

Нәүрүз ,Нәүрүз, зур рәхмәт

Телибез изге, теләк.

Бәйрәм мөбарак булсын !

Алып баручы. Урамда гөрләвекләр ага, кошлар сайрый. Кошлар безгә кунакка Нәүрүз килә дип хәбәр иттеләр. Әйдәгез аны чакырыйк. Тик тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Минем арттан кабатлагыз. «Навруз, Навруз, Навруз мөбаракбад!»

Нәүрүз керә.

Нәүрүзбикә: Әйе балалар дөрес, кояш язның байлыгы. Ә хәзер, әйдәгез, кояшны да кунакка чакырыйк.

Бергә:

Кояш чык! Болыт, кач!

Без уйнарбыз, җылыткач!

Бзйрәмнең символы булып – ләлә чәчәге тора. Әйдәгез без дә ләлә чәчәген ясыйк.

( сулы бутылкалар белән карда ләлә чәчәге ясау)

А.Б. Ә хәзер әйдәгез табышмакларга җавап табып карык.

-Су анасы кайда яши? (суда)

- Как по - татарски будет весна? (яз)

-Язның өч ае. (март, апрель, май )

-Нәүрүз кайчан билгеләп үтелә? (21 марта)

-Нәүрүз нәрсәне аңлата? (яңа көн – новый день)

- Молодцы!

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән көндә була.Әйдәгез “Көн-төн” дигән уен уйнап алабыз. Кояшны сайлап алабыз. Кояш баса һәм “Көн” дисә, сез йөрисез, әгәр кояш “төн” дисә, сез йокларга ятасыз. .

Алып баручы. Балалар, ә сез беләсезме; Нәүрүз бит ул кыш белән яз көрәшкән бәйрәм дә. Әйдәгез, без дә кәрәшеп алыйк әле, кем җиңәр икән, язмы әллә кышмы? Хәзер ике командага бүленик. Беребез Кыш командасы икенче команда Яз командасы була һәм без аркан тартачакбыз. Карарбыз, кем җиңәр икән.

Аркан тарту уены

Алып баручы Менә безнең Яз командасы җиңде. Шулай булырга да тиеш бит, әйеме. Без бит сезнең белән язны бик көтәбез, яз килгәнен телибез. Ә кыш белән безгә инде саубуллашырга кирәк, шулаймы? Ә безнең бәйрәм дәвам итә. Татар халкы уеннарын уйныйбызмы? Әйдәгез, уйныйк балалар,

Уен: «Урындыклар». Мин хәзер урындыклар тезәм, ә сез миңа булышыгыз әле, урындыклар санын санагыз яме. 1,2,3,4,5,6,7 Ничә урындык? (7). Ә хәзер балаларны саныйбыз, кызлар килегез әйдә, миңа 8 кыз кирәк.

Көй башлануга балалар түгәрәк ясап куелган урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла. (урындыклар саны уенчылар саныннан ким алына)

эстафета уены: «Йомырканы кашыкка салып йөгерү».

эстафета уены: «Капчык белән йөгерү»

эстафета уены “Ат чабышы”

Нәүрүзбикә:Әйдәгез сезнең белән “Чума үрдәк, чума каз” уеннын уйныйбыз.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз.

Тирән үлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Алсу үзенә иптәш эзли,

Алсу үзенә иптәш эзли.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Ул Азатны ярата шул ярата.

Уеннар уйнауны дәвам итәбез.

1. Көрәк белән чабу

2. Себерке белән уен

3. Обручтан чиләккә шар ташу

Нәүрүзбикә: Балалар, менә сезнең белән күңелле генә бәйрәм иттек. Ә бәйрәм күчтәнәчсез булсый. Мин дә сезгә күчтәнәч әзерләдем. Хәзер сезнең белән коймаклар белән сыйланырбыз. (Коймак ашыйлар. )

Нәүрүзбикә: Балалар, миңа икенче балалар бакчасына барыр вакыт җитте. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Зур рәхмәт! Тик минем сезгә зур үтенечем бар.Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне рәнҗетмәгез! Сау булыгыз!

Алып баручы: - Сау булыгыз, Нәүрүз!

Алып баручы: - Шушының белән безнең бәйрәм ахырына якынлашты.Әйтегез әле, бүген безнең бакчада нинди бәйрәм булды? (Яз бәйрәме -Нәүрүз) Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Основы религиозных культур
Разное по основам религиозных культур для «Викторина «Религиозные достояния России» стартует в октябре»
Основы религиозных культур
Конспект занятия по основам религиозных культур для 4 класса «ОРКиСЭ "Свобода и ответственность"»
Основы религиозных культур
Презентации по основам религиозных культур для дошкольников «Презентация "12 июня - День России"»
Основы религиозных культур
Разное по основам религиозных культур для 4 класса «Рабочий лист по теме "Моя семья".»
Основы религиозных культур
Презентации по основам религиозных культур для «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли хистә тәрбияләү»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь