Сыйныф | 1 нче сыйныф | ||
Предмет | Әдәби уку ( 1Б сыйныфы) | ||
Дәреслек | Р.З.Хәйдарова,Н.Г.Галиева”Күңелле татар теле”.Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан,”Татармультфильм”нәшрияты, 2012. | ||
Тема | Йорт хайваннары (7 нче дәрес) | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: укучыларда хайваннарга карата ярату хисен уяту; Метапредмет: Танып-белү УУГ: сорауларга аңлап җавап бирә белү,үзләштергән белемнәрне куллана белү; Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү,фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү,сорауларга җавап бирә белү ; Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, Предмет буенча: йорт хайваннарының нәрсә яратканы турында әйтергә өйрәнү; йорт хайваннарының кайда яшәвен, файдасын һәм нәрсә? соравына җавап бирүгә басым ясау; тема буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый , дөрес куллана белү ; диалог (укытучы һәм укучы,укучы-укучы) һәм монолог төзи белү, , | ||
Дәрес тибы | Яңа тема (сүзләр) өйрәнү дәресе | ||
Төп төшенчәләр | Печән, сөяк, ботка | ||
Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда,индивидуаль | ||
Җиһазлау | Презентация, рәсемнәр, интерактив такта, Шәвәли-кунак, “серле таяк” | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
I.Оештыру Мотивлаш-тыру | Дәреснеоештыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Бүген безнең дәрескә – Шәвәли кунакка килде. Ул татарча бик яхшы белә, сезнең белемне дә тикшерә. Әйдәгез укучылар үзебез белән таныштырыйк. Укучылардан хәлләрен сорау, кунаклар белән таныштыру. (фронталь) | Сыйныф эшкә әзерләнә. (укытучыны сәламлиләр ,укучыларбер-берсенең хәлләрен сорыйлар,сөйләм эшчәнлегенә кушылалар) | Шәхескә кагылышлы: укытучыны һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү ; Регулятив УУГ: эшчәнлекне оештыра белү |
II. Белемнәрне актуальләштерү | Рәсемнәргә карап, үткән дәрес материалларын искә төшерү, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү Укучылар,Шәвәли ни өчен кулы белән тактадагы рәсемнәргә күрсәтә? 1.Йорт хайваннары-ның исемнәрен кабатлау Бу нәрсә? (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт) 2.Кагыйдәне кабатлау (экранда) Бу кем? Бу нәрсә? 3.Кайда яши? (интерактив такта белән эш) Сыер кайда яши? (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт) 4.Йорт хайваннарының файдасы ( рәсемнәр) Сыер нәрсә бирә?(ат, сарык, дуңгыз, песи, эт) 5.Физкульт-минутка “Сары чебиәр” 7.Мин йорт хайваннарын беләм Укытучы хайван рәсемнәрен күрсәтә, ә укучылар уйлап бер генә рәсемне сайларга тиеш. Рәсемнәр: чиләктә сөт, оекбаш, тычкан, мамык шәл, арбада йөк. | Рәсемнәрне карап,сорауларга җавап бирү, татар теленә генә хас кагыйдәне истә калдыру -Бу сыер (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт) В отличии от русского языка в татарском языке людям только задаем вопрос Это кто? -Сыер сарайда яши. Песи өйдә яши.һ.б. Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр (смайликлар) Сыер сөт, ит, май, эремчек, каймак, кефир, катык, бирә.һ.б. Ат йөк ташый. Кәҗә мамык бирә. Сарык йон бирә.һ.б. (укучылар тактадагы рәсемнәрне такта янына чыгып, сайлап ала) | Уку эшчәнлеген планлаштыру Шәхескә кагылышлы: татар телендә фигыльләрне өйрәнергә омтылу ; Танып-белү УУГ: сорауларга рәсемнәр ярдәмендә аңлап җавап бирү күнекмәсе; Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү,сорауларгаҗавап бирә белү; Регулятив УУГ: җавапларны дөресли һәм бәяли белү; Предмет : “Хайваннар” лексикасына караган лексик-берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау,аларны дөрес куллана белү; |
III.Яңа белемнәрне формалаштыру | Уку мәсьәләсен билгеләтү. Шәвәлинең сезнең игътибарлыгыгызны тикшерәсе килә. Укучылар, игътибар! (ПАУЗА-тыңлап аңлау) СЫЕР ПЕЧӘН ЯРАТА. -Как вы думаете, о чем мы сегодня будем говорить? -Что нового узнаем? Әйдәгез, кабатлыйбыз: ПЕЧӘН-сено; СӨЯК-кость; БОТКА-каша. Укытучы рәсемнәргә күрсәтә, ә укучылар җавап бирергә тиеш. (Укытучы уклар белән билгеләп бара) | Укучылар уку мәсьәләсен фаразлыйлар -Мы будем говорить о животных,что они любят и узнаем новые слова. -Сыер печән ярата. -Сарык печән ярата. -Кәҗә печән ярата. -Ат печән ярата. -Дуңгыз ботка ярата. -Песи сөт ярата. -Эт сөяк ярата | Уку эшчәнлеген планлаштыру Шәхескә кагылышлы: татар телендә сүзләрне өйрәнергә омтылу ; Танып-белү УУГ: уку максатын аңлау; Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү,үз фикереңне төгәл итеп җиткерә алу; Регулятив УУГ: Дәреснең максатын билгеләү,укытучы ярдәмендә үз эшчәнлеген планлаштыру Предмет: өйрәнелгән лексиканың мәгънәсенә төшенү,җөмләләр төзи белү; |
IV. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләште-рү | “Серле таяк” уены | -Песи печән ярата, дөресме?(укытучы) -Юк, песи сөт, тычкан ярата.(укучы) Сыер сөяк ярата, дөресме??(укытучы) -Юк, сыер печән ярата.(укучы) -Эт сөяк ярата, дөресме??(укытучы) -Әйе, эт сөяк ярата. (укучы) Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр (смайликлар) | Уку эшчәнлеген планлаштыру Шәхескә кагылышлы: татар телендә сөйләшергә омтылу ,үзбәя; Танып-белү УУГ: Башка укучыларның соравын аңлау,җөмлә төзи белү; Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү,үз соравыңны бирә һәм җавап бирә белү; Регулятив УУГ: үзбәя,контроль; Предмет: “Хайваннар нәрсә ярата?”темасы буенча диалог төзи белү; |
V.Монологик сөйләмне камилләштерү | Ребята, представьте себе, что вы артисты кукольного театра. Озвучьте домашних животных. Как скажет каждое животное, кто он, где живёт,что любит и какая польза от него. 1)Текст төзү (маска киеп) Укучылар,Шәвәлисезгә конвертта күчтәнәч-бирем алып килгән. Әйдәгез, карыйбыз. 2)Хайваннар турында табышмаклар 1.Үзе зур, мөгезле, имчәкле, сөт бирә. Ул нәрсә? 2.Кечкенә, мамык бирә. Ул нәрсә? 3.Зур, таза, ә ит бирә. Бу нәрсә? 4.Койрыклы, йорт саклый. Бу нәрсә? 5.Йомшак, матур, тычкан тота. Бу нәрсә? 6.Көчле, үзе йөк ташый. Бу нәрсә? | Укучылар маска киеп, хикәя төзиләр.. Мин сыер. Сыер йорт хайваны. Сыер сарайда яши.Сыер сөт,ит,май.,катык,сыр бирә. Сыер печән ярата. Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр (смайликлар) Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр (смайликлар) | Уку эшчәнлеген планлаштыру Шәхескә кагылышлы: татар телендә сөйләшергә омтылу ,үзбәя; Танып-белү УУГ: Башка укучыларның соравын аңлау,җөмлә төзи белү; Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү һәм җавап бирә белү; Регулятив УУГ: үзбәя,контроль; Предмет: “Минем яраткан хайваным?”темасы буенча монолог төзи белү; |
VI.Рефлексия. | Дәрескә нәтиҗә ясау. -Ребята, вы что нового узнали на уроке? -Давайте, еще раз вспомним, что же мы знаем о животных? -Ребята, кто вас сегодня удивил? ВЫ СЕГОДНЯ УДИВИЛИ И ШӘВӘЛИ. ОН ВАМ ГОВОРИТ БОЛЬШОЕСПАСИБО. -Как вы себя оцениваете? Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр (смайликлар) Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз! | Үз фикерләрен әйтәләр. -Мы узнали, что любят дом.животные т.е.что едят. Во-первых,где они живут. Во-вторых ,какую пользу они приносят. В-третьих, в отличие от русского языка людям только задаем вопрос -это кто? В-четвертых, х дети. В- четвертых, что любят сами животные. -Все удивили. | Уку эшчәнлеген планлаштыру Шәхескә кагылышлы: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешен билгеләү(Мин нәрсә өйрәнергә теләдем һәм нәрсә өйрәндем) Танып-белү УУГ: нәтиҗә ясый белү; Коммуникатив УУГ: Фикерләрне исбатлый белү; Регулятив УУГ: үзбәя,контроль; Предмет: Хайваннарның яраткан ризыклары турындагы яңа сүзләрне үзләштерү,яраткан хайваның турында сөйли белү. |