Ак чәчәкләр, ак болытлар – аклык,сафлык, чисталык

Конспект занятия
Задачи этого мероприятия повышать познавательный интерес к предметам естественно – научного цикла, воспитывать наблюдательность, эстетический вкус, чувство прекрасного, любовь к природе, формировать у обучающихся понимание единства человека и природы.
Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна
Содержимое публикации

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе"

Ак чәчәкләр, ак болытлар – аклык,сафлык, чисталык”

Башлангыч класс укытучысы:

Әхмәдуллина

Гөлназ Илфат кызы

Рәсем ясыйм” җыры яңгырый

1 а.б.:Әй , кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдән ничек атлар идең син? Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!

2 а.б.:Әй, кеше! Кара тирә - ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, хезмәттәшләрең. Бәхет телә син аларга. Елмаеп кара син аңа.Һәр елмаюлы карашыңны шундый ук җылы караш каршыласын.

1а.б.:

“Исәнмесез” – диеп башлыйк әле.

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар.

Күңелебез шундый шатлана.

2 а.б.:

Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Табигатьне саклау елы белән

Тәбриклибез ихлас күңелдән.

1 а.б.:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Белгәнебезчә, 2017 нче ел “Россиядэ экология елы” дип игълан ителде, шуңа багышлап “Ак чәчәкләр, ак болытлар – аклык, сафлык, чисталык” дип исемләнгән кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Бүгенге экологик чараның үзенчәлекле – без иң актуаль темаларның берсе – Җир планетасының пычрануы, аны саклау, кыскасы, табигать турында сөйләшербез. Чарабызны башлыйбыз!.

Кичәбез берничә өлештән торыр. 1 нче өлештә җәй бизәкләре -чәчәкләрне искә төшерербез.

( Чәчәк рәсеме төшерелгән таҗлар кигән балалар шигырь сөйлиләр. Экраннан да чәчәк рәсемнәре күрсәтеп барыла.)

1) Энҗе чәчәк 2) Миләүшә чәчәге

Ак энҗеләр төсле мин, Кояшлы якты аланда

Исле гөлдән исле мин. Миләүшә чәчәк аткан.

Дарулы да, агулы да – Аксыл шәмәхә таҗларын

Сак була күр җыйганда. Кояш нурына ачкан.

Энҗедәй чәчәк атам мин Үлән арасыннан карый,

Яз көнендә урманда. Тыйнакларны ярата.

Миңа берни дә кирәкми, Шул оялчан яме белән

Күләгәлек булганда. Кешеләрне карата.

Куак төпләрен яратам, 6) Роза чәчәге

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында Тәбәнәк кенә куакта

Әлсерәп бөгәм билне. Җилдә җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,

3) Гөлҗимеш Хәйран калырсың күрсәң.

Чәчәкләрем баш игәннәр,

Мине өз!”- дип торалар, “ Күкрәгемә кадыйм “ – димә,

Ә мин өзәргә кызганам, Сабакта очлы угым.

Бигрәк матур бит алар. Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың.

4) Кыңгырау чәчәге

Мин – бер кыңгырау чәчәге,

Чыклы таңда ачылам.

Бал корты килеп кунса да,

Чыңларга гына торам.

5) Тузганак

Тузганак “ - дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сыман чәчәк атып,

Утырам балкып җирдә.

Әгәр сәгатебез булмаса, без вакытны чәчәкләргә карап билгели алабыз. Чәчәкләр билгеле вакытта таҗларын ачалар һәм билгеле вакытта гына йомылалар, йокыга талалар. Шуңа карап, кешеләр вакытны билгеләргә өйрәнгәннәр.

1)Мәк чәчәге 3) Төнбоек

Мәк чәчәге – кызыл ефәк, Әти миңа чәчәк сузды:

Сокланып карыйм аңа. – Бу төнбоек була, - ди,-

Әни әйтә: “ Мәк чәчәге Суда үсә, су булмаса,

Күзләрен ача таңда . Чәчәкләре сула, - ди -

Көндезге ике тулганда, Сигездә генә тора ул,

Күзләрен йома икән. Һәрвакыт соңга кала.

Кичләрен бөрешеп тора, Кичке сәгать җиде җиткәч,

Салкында туңа икән!“ Тәмле йокыга тала.

Бәрәңге чәчәге

Бәрәңге чәчәге ап – ак

Өй артында бакчада.

Көзгә кадәр яшәми ул,

Җәен чәчәк атса да.

Иртәнге җиде тулганда,

Кояшка күзен ача.

Көндезге өч җитү белән,

Йомыла – йокы баса.

Укытучы: Кичәбезнең 2 нче өлешендә, хөрмәтле кунаклар, без сезнең белән кечкенә генә ярыш оештырып алырбыз.

1 нче бәйгебез “ Разминка “ дип атала. Хәзер мин чәчәкләр турында аңлатмалар укыйм, командалар бу чәчәкне танып, аның исемен әйтергә тиеш.

Яз килүен хәбәр итүче чәчәк? ( Умырзая )

Чәчәкләр патшасы “ дип кайсы чәчәкне атыйлар? ( Роза )

Двенадцать месяцев “ әкиятендә үги әни кызны нинди чәчәкләр җыярга җибәрә? ( Умырзая )

Кояшның җирдәге туганы нинди чәчәк? ( Көнбагыш )

Суда гына үсә торган чәчәк? ( Төнбоек )

Кайсы чәчәк таҗлары ярдәмендә багып була? ( Ромашка )

Йөрәк авыртуларын дәвалаучы дару ясаганда кайсы чәчәкне кулланалар? ( Энҗе чәчәк )

Кайсы чәчәк “ картайгач “ , ак шарга әйләнә? ( Тузганак )

Укытучы: 2 нче бәйге “ Буталган шигырьләр илендә дип атала. Ике командага да берүк төрле шигырь юллары бирелә, ләкин алар буталган. Командалар аларны дөресләп язарга тиеш булалар.

Курыкмаган кашкарый. Көз аенда чәчәк аткан,

« Җылыт әле! “- дигән сыман,Курыкмаган кашкарый.

Көз аенда чәчәк аткан, “ Җылыт әле!”- дигән сыман,

Үзе кояшка карый.Үзе кояшка карый.

3 нче бәйге.

Укытучы: Чираттагы ярышыбыз “Дәвам ит” дип атала. Әйтә башлаган җөмләне сез тәмамлап бетерергә тиеш.

Пыяла банкадагы эчемлекләрне сатып алырга тырышыгыз, чөнки ул банкаларны (кабат кулланырга, кибеткә тапшырырга мөмкин).

Иске уенчыкларны, китапларны ташлама, алар (кемгәдер кирәк булырга мөмкин)

Якын –тирәдә макулатура кабул итә торган пунктның кайда урнашканын бел һәм ( тотылган кәгазьләрне тапшыр)

Пенопластан файдаланмаска тырыш, чөнки алар ( табигатьтә таркалмыйлар)

4 нче бәйге

Укытучы: Алдагы уеныбыз - “Балалар сүзе” дип атала.

Табигатькә кирәкмәгән көнкүреш калдыклары бик күп, ләкин аларны кабат кулланырга мөмкин. Калдыклар турында кечкенә балалар сөйләшкәнне тыңлап карагыз әле. Сүз нәрсә турында бара? (экраннан балалар сөйләгәнне карап җавап бирергә).

Аны сыер барлыкка китерә. Аз гына булганда, ул бик файдалы. Артык күп булса,начар. Сулыкларга эләксә ул балыкларны, су хайваннарын үтерә. Аны ашлама итеп бакчаларга кертәләр. (тирес)

Минем бик күп уенчыкларым аннан ясалган.Ул төрле төстә була, һәм аны сындырып булмый. Ул җиңел. Әгәр аны яндырсаң, кара төтен чыга, аның исе бик начар. Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә үзеннән –үзе эреп юкка чыкмый.(пластмасса)

Аны кытайлылар уйлап тапкан. Бездә аны агачтан алалар. Ул тиз яна. Бик күп чүп хасил итә. Аңа язалар һәм ясыйлар. (кәгазь)

Аны комнан ясыйлар.Ул үтә күренмәле. Җиргә төшсә ватыла. Җылытканда камыр төсле матдәгә әйләнә. Урманда ташлап калдырсаң, пожар чыгарга мөмкин. (пыяла)

Укытучы: 5 нче бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Ромашкалар тирбәлә җирдә,

Бер күренеп, тагын күмелеп.

Йөгерә – йөгерә шаян нәниләр

Кырда качыш уйнаган кебек.

Гадәттә кешеләр үз язмышларын да ромашка таҗларын саный – саный сыныйлар. Хәзер без дә командаларыбызның язмышын шушы тылсымлы ромашка таҗларыннан сынап карарбыз. Алар командаларыбызга уңыш китерерме икән? “Тапкырларга – табышмак “ бәйгесен башлыйбыз. Ромашка таҗларына табышмаклар язылган, сез шуларның җавабын әйтерсез.

1. Ак атлас керфекләремә, 2. Зәңгәре дә, сарысы да

Сары күземә карап, Була бу чәчәкләрнең.

Кызганмыйча керфегемне Салкын тигәндә шифасы

Тарталар санап – санап. Бик күп диләр чәенең.

( Ромашка ) ( Мәтрүшкә )

3.Сөттәй ап – ак тамчылар 4. Чәчәкләрнең иң затлысы,

Яшел болыт астында. Ул аларның патшасы.

Хуш исләрен таратып, Яратуың дөрес булса,

Җемелдиләр каршымда. Букет кына алышасы.

( Энҗе чәчәк )( Роза )

5. Нечкә яшел сабакта 6. Яз көне кигән сары күлмәгем

Юл буенда шар үскән. Акка алмаштым – әллә күрмәдең?

Кай арада җил искән – Ап – ак күлмәгем бигрәк җиңел лә -

Ак шар очкан да киткән. Очыртып ала яфрак җиле дә.

( Тузганак ) ( Тузганак )

7. Сары төсе бал кебек, 8. Кыңгыраулы, ак борчаклы

Ак чуклары кар кебек. Яшел сабак энҗесе.

Әллә ничә авыруга ( Энҗе чәчәк )

Файдасы бар, эч белеп.

( Ромашка )

Укытучы: 6 нчы бәйгебез “ Кешеләрдә - чәчәк исемнәре дип атала. Күп кенә чәчәк исемнәрен кешеләр дә йөртә. Хәзер командаларыбызга шул исемнәрне искә төшерергә кирәк булачак. ( Командалар чиратлашып исемнәр әйтәләр )

Укытучы: Алдагы бәйгегә күчәбез. Ул “ Тест сораулары дип атала.

Бусы нинди тамаша:

Бер сорауга - 5 җавап!

Шул җаваплар арасыннан

Син дөресен эзләп тап!

Тест сораулары.

1. Кайсы чәчәкнең тамырын киптереп чәй итеп кулланып була ?

А) мәк чәчәге В) ромашка Д) тузганак

Б) пион Г) кыңгырау чәчәге

2. Кайсы чәчәкләр салкын тигәндә дәваланырга булыша ?

А) ромашка В) роза чәчәге Д) юкә чәчәге

Б) көнбагыш Г) мәтрүшкә

3. Кайсы чәчәк артык куллансаң, агу да булырга мөмкин ?

А) умырзая В) тузганак Д) энҗе чәчәк

Б) ромашка Г) ала миләүшә

4. Гөлҗимешнең кайсы өлеше файдалы ?

А) энәләре В) чәчәге Д) тамыры

Б) яфрагы Г) җимеше

5. Татар халкы милли киемнәрен нинди чәчәкләр чигеп бизәгән ?

А) роза В) мәтрүшкә Д) төнбоек

Б) астра Г) лалә

6. Кайсы чәчәк ирек, хаклык, батырлык билгесе булып санала ?

А) пион В) роза Д) лалә

Б) канәфер Г) астра

Укытучы: Безнең бәйгегә дип әзерләгән биремнәребез шуның белән тәмам. Командаларыбызга кызыклы уен бүләк иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Дөнья матур кояш белән,

Болын яме – гөллләрдә.

Күкләр аяз, күңелдә яз

Туган – үскән җирләрдә.

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне

Үссеннәр матур булып.

Уйнасыннар күбәләкләр

Шул чәчәкләргә кунып.

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!

Саклагыз җирнең язларын -

Чәчәкле бәйрәмнәрен,

Балан, шомырт, сиреньнәрен

Җирнең гөл бәйләмнәрен.

Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын.

Саклагыз яфрак очында

Бәллүр чык тамчыларын.

Зәңгәр күкне бизәп үткән

Карлыгач камчыларын.

Саклагыз кырмыска күчен,

Төклетураның йортын,

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын.

Саклагыз елганың моңын,

Тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.

Саклагыз имәннәр җырын,

Урманнарның шаулавын,

Океаннарның, диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.

Саклагыз Җирне, саклагыз,

Сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетермәгез,

Утлы корал атмагыз.

Чара “Әбием әкиятләре” җыры белән тәмамлана.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для 1 класса «Беседа о русской печке»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников «Речевые игры «Пчела» в старшей группе»
Окружающий мир
Окружающий мир
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для «Природа - наш дом»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь