Татар теле укытучысы Равилова Лилия Габдразак кызының
4 нче сыйныфында укучы рус телендә сөйләшүче балалар өчен
татар әдәбиятыннан план-конспекты
Тема: Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте.
Максатлар: 1. А.Алишның «Куян кызы» әкиятен тирәнтенрәк өйрәнү;
2. укучыларны әдәплелеккә, тыңлаучанлыкка өйрәтү;
3. укучыларда Абдулла Алиш иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
2.Олыларның сүзен тыңларга өйрәтү, әниләргә карата шәфкатьлелек тәрбияләү, пөхтәлек һәм хезмәткә хөрмәт хисләре уяту.
Көтелгән нәтиҗә:
-Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: әйләнә – тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт,сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белү, табигатьне ярату.
- Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшләрне бирелгән үрнәк һәм кагыйдә буенча формалаштыру.
-Танып-белү универсаль уку гамәлләре: кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу, сөйләмне телдән оештыру.
- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, төркемдә үзара ярдәм итешү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дәресе.
Материал:Р.З.Хайдарова,Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина “Күңелле татар теле”- 4 нче сыйныф.
Җиһазлау: Компьютер, интернет-ресурслар, интерактив такта, пазллар,рәсемнәр, тест.
Эшне оештыру: Фронталь,индивидуаль.
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләр кабатлау, ныгыту дәресе.
Класс: 4 нче сыйныф, әдәби уку дәресе.
Дәрес планы.
I. Дәресне оештыру, мотивация
1. Исәнләшү.
Укытучы:
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Укучылар: -Исәнмесез!
Укытучы:Хәлләрегез ничек?
Укучылар: Яхшы,рәхмәт!
Укытучы: -Балалар, бүген дежур укучы кем?( Дежур укучының чыгышы, сораулар бирү).
Укучылар:Бүген .... Пәнҗешәмбе. Сыйныфта барысы да бар.
Укытучы: Балалар, тактага карагыз әле (ребус),бу рәсемнәрдә нинди сүз яшерелгән микән? (Куян кызы сүзе). Без сезнең белән узган дәрестә Куян кызы текстын өйрәндек, ә бүген алган белемнәребезне ныгытырбыз.
Балалар, куяннар алар кайда яшиләр?Ә менә безнең куян кызыбыз урманда яши икән. Балалар, сезнең урманда булганыгыз бармы?Әйдәгез әле, без дә аның хәлен белеп кайтыйк, сәяхәткә барып кайттык. Безнең юлыбыз бик якын түгел балалар, шуңа күрә барганда ял итә-итә барырбыз. Кузгалдыкмы? Кузгалдык. Юлыбызны экрандагы сүзләр белән башлыйбыз.
II. Актуальләштерү.
Фонетик күнегү.
Укытучы:- Балалар, игьтибар белән экранга карагыз әле. Безнең монда сүзләр бирелгән. Бу сүзләрне дөрес итеп укырга һәм аларның тәрҗемәсен әйтергә кирәк. (киез итек, яланаяк, киңәш, туйган, кигән, туңган, төзәлгән). Сүзләрне бергәләп кабатлау,тәрҗемә итү.
Укытучы:- Балалар, менә без 1 тукталышыбызга килеп җиттек. Бу тукталышта әкиятебезнең бер герое яши. Аның да хәлен белеп чыгыйк әле. Ул персонаж шушы пазлларда (тактада пазллар). Нинди әкият герое килгәнен белер өчен текст буенча биреләчәк сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.
-“Куян кызы” әкиятен кем язган?
- А.Алиш.
- Әнисе куян кызына нәрсә алып кайткан?
- Әнисе куян кызына киез итекләр алып кайткан.
- Куян кызының нәрсәсе авырткан?
- Куян кызының аягы авырткан.
- Куян кызының аяклары нигә авырткан?
- Чөнки ул яланаяк йөгергән.
- Куян кызы әнисе белән кая барган?
- Куян кызы әнисе белән Доктор Айболит янына барган.
- Куян кызының аягы төзәлгәнме?
- Әйе, куян кызының аягы төзәлгән.
Пазллардан әкият герое Доктор Айболит рәсеме чыга.
III. Төп өлеш.
1. Укытучы: Балалар, бу әкият герое сезгә танышмы?
Укучылар:Әйе, таныш. Бу - Доктор Айболит.
Укытучы:Әйе, балалар. Безнең әкиятебездә ул нишли?
Укучылар:Куян кызының аягын дәвалый, киңәшләр бирә.
Дөрес, ә хәзер, әйдәгез , балалар юлыбызны дәвам итик.(барабыз).
2 тукталышыбыз “Парым кайда?” диеп атала.
Укытучы:Хәзер, балалар, сезнең текст буенча алган белемнәрегезне ныгытыйк. Экранга карагыз әле. 4 җөмлә бирелгән, әмма бу җөмләләр төгәлләнмәгән. Сезгә аларның азагын әйтергә кирәк булачак. (парлап эшләү, битләр таратыла, җөмләләр экранда ).
Җөмләләр:
1. Әнисе куян кызына (киез итек алып кайткан).
2. Куян кызы карда да, бозда да (яланаяк йөгергән).
3. Куян кызының аягы (туңган, авырткан).
4. Доктор Айболитка алар (рәхмәт әйткәннәр).
3. Укытучы: Яхшы, балалар, булдырдыгыз. Юлыбызны дәвам итәбезме? (барабыз)...“Җиләкле алан”. Мин сезгә хәзер җөмләләр укыйм. Игътибар белән карагыз әле, безнең барлык җөмләләр дә әкияткә туры килә микән? Әгәр сез җөмләләр туры килә диеп уйлыйсыз икән дөрес җөмләнең санын язып куясыз(командада эшләү, һәр өстәлдә битләр бар). Ә дөрес җаваплар безнең шушы җиләк рәсемнәрендә яшерелгән. Аннары җавапларны бергәләп тикшерербез. (тактада 3 җиләк рәсеме эленгән, һәркайсының артында дөрес җаваплар язылган, 2,3,6).
1) Әнисе кызга яңа тун алып кайткан.
2) Әнисе кызга яңа киез итекләр алып кайткан.
3) Куян кызы итекләрне салып ташлаган.
4) Куян кызы итекләрне беркайчан да салмаган.
5) Кызым, минем аякларым авырта!
6) Әни, минем аякларым авырта!
Балаларның дөрес җаваплары тыңлана.
4. Укытучы: Балалар, бу биремне дә башкарып чыктыгыз! Юлыбызны дәвам итәбез. (барабыз). Менә, балалар, Куян Кызына да кунакка килеп җиттек. Әниеңне тыңлыйсыңмы! Ничек уйлыйсыз, куян кызы әнисен хәзер тыңлыймы икән инде? Экранга карагыз әле. Экранда сүзләр бирелгән, шул сүзләрне кулланып диалог төзергә кирәк булыр, парларда эшлибез. (2-3 минут вакыт бирелә. Әзер булган диалогларны тыңлау).
Укучылар:1 нче диалог
- Куян кызы,син хәзер әниеңне тыңлыйсыңмы?
- Әйе, мин әнине тыңлыйм.
- Итек киясеңме?
- Әйе, итек киям.
нче диалог
- Куян кызы, син итек киясеңме?
- Әйе, киям.
- Ни өчен киясең?
- Чөнки урамда бик салкын.
IV. Ныгыту.
V. Йомгаклау.
Укытучы:- Балалар, арыгансыздыр инде, кайтырга да вакыт җиткәндер. Урманда нәрсәләр күрдек?........
Укытучы:Куян кызыбыз үзгәрде микән, нинди микән хәзер Куян кызыбыз? Балалар, хәзер мин сезгә йөрәкләр таратам, Куян кызына хас булган сыйфатларны языйк әле (тактага чыгып йөрәк формасында беркетәләр).
Укытучы:Балалар, без йөрәкләрдән нәрсә җыйдык? Ә нигә йөрәк? Йөрәк һәркемдә дә бар, ә менә әниләребезнең йөрәге балам диеп тибә. Безнең Куян кызы әкиятендә Әни куян да үз баласы өчен борчыла, аны кайгырта. Безнең әниләребез дә безнең өчен кайгыра, борчыла. Шуңа күрә, әйдәгез, балалар, әниләребезне тыңларга өйрәник, аларны борчымыйк. . Чөнки алар безнең иң якын, иң газиз кешеләребез.
Балалар, сез бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез, актив булдыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт! Дәрес тәмам.
V. Өй эше. Әкият эчтәлегенә нигезләнеп рәсем ясарга.