Конкурсы
(34 работы)
01 Сентября – 30 Ноября
Государственное автономное профессиональное
образовательное учреждение
«Набережночелнинский медицинский колледж»
Фархуллина Алсу Шамилевна
МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА
внеаудиторного мероприятия
«Мин татарча сөйләшәм!»
2026 г.
Технологическая карта внеаудиторного мероприятия
Форма проведения внеаудиторного мероприятия:данную игру можно проводить либо между двумя группами, либо класс разделить на две команды, а можно устроить соревнование между детьми. Игра может использоваться как шаблон, меняя темы и слова.
Участники: студенты первого курса
Цель:создать условия для личностного и интеллектуального развития учащихся, узнать уровень знания татарского языка
Задачи: обогащать словарный запас детей, расширять кругозор;
развивать мышление, сообразительность, речь;
направить интерес на изучение языков.
воспитывать смелость, находчивость, ответственность
Оборудование, необходимое для проведения мероприятия:
-ноутбук, колонки;
-мультимедийный экран;
-проектор.
Ход проведения внеаудиторного мероприятия.
Мин татарча сөйләшәм
Татарча интеллектуаль уен.
Уен барышы:
–Хәерле көн укучылар һәм укытучылар! Добрый день! Мин сезнең хөрмәткә “Мин татарча сөйләшәм” интеллектуаль уенын тәкъдим итәм. Ике команда арасыннан иң тапкырларын, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Аларны сайларга безгә жюри ярдәмгә килер:
–Уен тәртибе белән танышып китик. Уенда 2 команда катнаша. Һәр тур, аерым бер темага багышланган. Каждый тур посвящен одной теме. Һәр командага чиратлаштырып сораулар бирелә. Дөрес җавапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга дөрес җавап бирмәсә икенче командага җавап бирергә рөхсәт ителә. Соңыннан гомуми баллар саны чыгарыла. Каждая команда по очереди будет отвечать на вопросы. Если первая команда не знает ответа, то вторая команда может ответить на их вопрос.
1 ТУР “Таныш булыйк”.
– Әйдәгез, командалар белән танышып алыйк.
Командалар белән таныштык, жюри сезгә үзенең бәясен бирер.
2 ТУР “ТӘРҖЕМӘ”
–Әдәгез 2 нче турның сорауларына җавап бирергә тырышып карыйк. Мин сезгә һәр командага 5әр сүз әйтәм, сез аларның тәрҗемәләрен әйтергә тиеш. Башладык:
Дүшәмбе –пн-ник
Ялкау – ленивый
Әдәбият – литература
Дәүләт – государство
Берсекөнгә – послезавтра
2 нче командага сүзләр:
Якшәмбе – воскресенье
Игътибарлы – внимательный
Кунакханә – гостиница
Тарихи – исторический
Өченче көн – позавчера
–Афәрин! Молодцы! Алга таба дәвам иттик.
3 ТУР “ТӨСЛӘР”(2 сл)
2 нче командадан башлыйк. Сез экранда күргән йолдыз(кызыл), ук(зәңгәр), елмай(сары) нинди төстә?
1 нче команда,(3 сл)Слайдта күргән йөрәк, кояш, турыпочмаклык нинди төстә?
4ТУР “ГЕОГРАФИЯ”
Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез аларга “Әйе, юк “дип кенә җавап бирергә тиешсез.Башладык. 1 нче команда:
1. Казан – борынгы шәһәр, Татарстанның башкаласы.(Әйе)
2. Яр Чаллы шәһәре Казансу елгасы буенда урнашкан.(Юк)(Кама\Чулман елгасы)
3. Татарстанда өч кенә зур шәһәр бар. (Юк)(20 ләп зур шәһәр бар – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт.
2 нче команда:
1.Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. (әйе)
2.Татарстан – күпмилләтле Республика, монда татарлар, руслар, мордвалар һ.б. милләт вәкилләре яши.(Әйе)
3.Яр Чаллы 4 районга бүленә( юк,3) (Автозавод районы, Үзәк районы, Комсомол районы).
5 ТУР “ Мәкальләр”
Әлеге турда капитаннар гына катнаша.Мин сезгә мәкальнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен әйтергә тиеш буласыз.
Башладык:
Кем эшләми-... шул ашамый.
Тырышкан табар,... ташка кадак кагар.
Күп бел,... аз сөйлә.
Иле барның... теле бар.
Үзеңне үзең мактама,... кеше сине мактасын.
2 команда:
Ана күңеле балада,...бала күңеле далада.
Ана сөте белән кермәгән, ...тана сөте белән кермәс.
Телләр беллгән,... илләр белгән.
Киемгә карап каршы алалар, ... акылга карап озаталар.
Эш беткәч,... уйнарга ярый.
6 ТУР “ФОТО”
1 команда игътибар экранга, сезгә 3 рәсем күрсәтеләчәк.Шуннан соң, әлеге рәсемнәр буенча сорау биреләчәк. Карыйбыз. Әлеге рәсемнәрдә барлыгы ничә хатын-кыз сурәтләнгән иде?(8,10,1=19)
2 командага да шундый ук бирем. Карыйбыз. Көянтәле кызның чиләкләре нинди төстә иде?(Сары)
7 ТУР “ТАРИХ”
1 КОМАНДА:1.Казан ханлыгын Явыз Иван кайчан басып алган?1552 елда.
2.Бу тарихи күлне изге дип саныйлар. Аның турында риваятьләр дә байтак. Ул нинди күл? Сайлап ал.
Рабига күле
Кабан күле
Аккош күле
Кабан күле.
2 КОМАНДА.1. Образованию ТАССР (Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика) в следуюәем году будет сколько лет?
2.Хәзерге Яр Чаллы шәһәре урынында беренче торак йортлар ничәнче елда телгә алына? 1626 елда.
8 ТУР “ТӨРЛЕ СОРАУЛАР”
ТИРӘ-ЮНЬ. 1)Дару үләннәрен кайдан җыярга:
А) юл кырыеннан;
Б) аларны җыярга ярамый;
В) кеше аяк басмаган җирләрдән.
2) Файдалы казылмаларның кайсылары төзелештә кулланыла:
А) ком, балчык;
Б) гранит, торф;
В) ташкүмер, аш тозы.
3) Кыш көне ни өчен кырда кар тоталар:
А) юлларны чистарту өчен;
Б) корткычлар белән көрәшү өчен;
В) җирдә дымны саклау өчен.
4) Буяу, лак, пластмассаны нәрсәдән ясыйлар?
А) балчык; В) нефть;
Б) тимер рудасы; Г) торф
2 КОМАНДА
5) Сулау өчен нинди газ мөһим?
А) азот; Б) кислород; В) углекислый газ.
6) Авыруларга каршы торучанлыкны тәэмин итә торган С витамины кайда күбрәк?
А) җиләк-җимеш, яшелчә, тәмлеткечләрдә (укроп, салат);
Б) сөт ризыклары;
В) балыкта.
7) Организмның төп төзү материалы:
А) май, Б) углевод; В) аксым.
8) Нәрсә ул бартер?
А) товарны сату-алу процессы;
Б) бер товарны икенчесенә турыдан-туры алышыру;
В) керемнең бер төре
Шуның белән безнең уеныбыз ахырына якынлашты, уенның нәтиҗәләре белән жюри таныштырып китер. Ә без барыбыз бергә басып, татарларның гимны булган ”И туган тел, и матур тел җырын җырларбыз”.
–жюри сөйли. Җиңүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз,барыгызга да бик зур рәхмәт.
Использованная литература
1. И.А.Гилязов, В.И.Пискарев, Ф.Ш.Хузин. История Татарстана и татарского народа. Казань: Хэтер, 2008.
2. Г.М.Мустафина, Н.П.Муньков, А.М.Свердлова. История Татарстана XIX в. Казань: «Магариф», 2003.



