Конспект ОД “Барлык һөнәрләр дә яхшы...”

Конспект занятия
Конспект ОД с детьми средней группы
Хакимзянова Раиля Рифкатовна
Содержимое публикации

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский

детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального

района Республики Татарстан»

———  ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

«Биектау «Петушок» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Конспект ОД
“Барлык һөнәрләр дә яхшы...”

Средняя группа

Автор составитель: воспитатель Хакимзянова Р.Р. высшей кв.категории

2019 год

Барлык һөнәрләр дә яхшы...”

Максат:

Балаларның һөнәр ияләре турында белемнәрен тирәнәйтү

Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну уяту.

Һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бурыч:1) Пешекче һөнәре белән тирәнрәк таныштыру.

Күрсәтмәлелек:
Һөнәрләр турында слайдлар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.

Шөгыль барышы

Оештыру өлеше.

Психологик халәт булдыру.

Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк,
Куллар җылысын тойык
Шатланышып елмайыйк
Бер-беребезгә хәерле иртә
Имин көннәр теләп
Шөгылебезне башлыйк.
2. Төп өлеш

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән бүген һөнәрләр турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул һөнәр?

Балалар: ( җаваплар)
Тәрбияче: Әйе, һөнәр ул- нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык. Һөнәр ул – белгечлек, профессия.
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, нинди һөнәр ияләре барлыгын искә төшереп китик әле. Мин сезгә хәрефләр күрсәтермен, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр иясен әйтерсез.

Уен: Т- табиб, тегүче, төзүче, тәрбияче
У- укытучы, урманчы, умартачы


К- китапханәче, комбайнчы
С- сатучы, сыер савучы
Х- хат ташучы, хисапчы
Б- баянчы, балта остасы, балыкчы
А- аучы, артист

Тәрбияче: Менә никадәр һөнәр ияләре бар икән! Һәр һөнәр кирәкле, һәм мактаулы. Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз.
Уен: “Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы” (слайд буенча рәсемнәрдән кайсы һөнәр иясенеке икәнен билгеләү).
Пешекче һөнәре белән таныштыру.
Тәрбияче:
Балалар, безнең төркемгә бүген бер кунак килде. Ул сезгә таныш. Сез аның кем булып эшләвен бу табышмакны чишкәч белерсез.

Табышмак

Ул тәмле ашлар пешерә,
Балык, котлет кыздыра
Коймак чыҗлый табада,
Табында бар бары да.
Ул кем була балалар?
(пешекче)

Димәк, Исламның әнисе Нурия апагыз кем булып эшли икән?(пешекче)

Ул сезгә бүген үзенең һөнәре турында сөйләр.
Пешекче Нурия: Пешекче һөнәре – ризык әзерләү белән бәйле. Мин ашханәдә эшлим, пешекчеләр кафе, ресторан, мәктәп ашханәсендә, балалар бакчасында да эшлиләр.
(Слайдлар күрсәтү)

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлысыз, пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш.?
Балалар: ( пөхтә, эш сөючән, яхшы хәтерле, игътибарлы)
Тәрбияче: Һәр пешекче ризыкны күңелен биреп, теләп пешергәндә, ул тәмле, туклыклы һәм файдалы була.


Физминут.
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Биюче кебек йөрик-
Аяк очына басып.
Гәүдәбезне төз тотыйк
Пешекче апа кебек
Бергәләп камыр басыйк
Менә шулай, менә шулай
Тәмле пироглар ясыйк.

Пешекче Нурия: Балалар, без сезнең белән хәзер “Салат ясыйбыз” дигән уен уйнап алырбыз.
( слайдта салат ясау өчен ашамлыклар сурәтләнгән. Ләкин, бер ашамлык артык. Дөрес җавап биргәндә артык ашамлык юкка чыга)

Практик эш.

Пешекче Нурия: Ә хәзер мин үз яныма ике ярдәмче чакырам. (Тәлинкәдәге яшелчәләрдән бер бала винегрет өчен, икенчесе борщ өчен кирәкле яшелчәләрне сайлап үз савытларына сала). Нәтиҗә ясала.

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән нинди һөнәр иясе белән таныштык? Бу һөнәр сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән ошады?Киләчәктә бу һөнәрне кайсыгыз сайлар иде? (балаларның җаваплары).

Пешекче Нурия:
Бирегез сез пешекчегә
Ит, кәбестә,бәрәңге
Дөге,токмач, он һәм май
Табыныгыз һәрвакыт
Булыр тәмле ашка бай!

Тәрбияче:Балалар, әйдәгез, пешекче Нурия апагызга кунакка килгәне өчен зур рәхмәт әйтик!

Балалар: Рәхмәт!Сау булыгыз!

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для 2 класса «"Что такое погода"»
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для 1 класса «Презентация к уроку окружающего мира «Зачем нужны автомобили?»»
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Картотека игр по конструированию (2 - младшая группа)»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для 3 класса «Использование и охрана полезных ископаемых»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь