Татар теле дәресләрендә, текстка нигезләнеп, коммуникатив компетенөия формалаштыру
1 слайд.ФИО
Хөрмәтлеколлегалар.
2 слайд. Тема
Бүген Сезнең игътибарга “Татар теле дәресләрендә, текстка нигезләнеп, коммуникатив компетенөия формалаштыру” дигән темага проект эше тәкъдим ителә. Проект түбәндәге бүлекләрдән тора.
3 слайд.
Кереш. Методик теманың актуальлелеге.
Төп өлеш.
Эшнең теоретик – аналиик нигезе.
Проблеманы хәл итүде методик алымнар һәм эш төрләре.
Эш тәҗрибәсенең яңалыгы.
Нәтиҗәләрне күзаллау.
Эш нәтиҗәләре.
Йомгаклау. Укучының сөйләм дәрәҗәсе – аның эчке дөньясының көзгесе.
Кереш. Методик теманың актуальлелеге.
Уй фикереңне бәйләнешле оештыру, отышлы тел чаралары ярдәмендә максатка, эчтәлеккә, аралашу мохитенә ярашлы әйтеп яки язып бирә белү бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.
Тәҗрибә һәм аралашу шуны күрсәтә: мәктәптә укучыларның сөйләм теле осталыклары җитәрлек дәрәҗәдә формалаштырылмый. Тел һәм әдәбият турындагы теоретик мәгълүматлар укучының практик сөйләм эшчәнлеген формалаштыруда кулланылмый диярлек. Ә у исә телне белү һәм шушы телдә иркен аралашу арасында тәңгәллек булмау турында сөйли. Шундый нәтиҗәгә киләбез: телне аралашу чарасы буларак үстерүгә коммуникатив мотивация юклык комачаулый. Шуңа да сайланган теманың актуальлегендә шик юк.
Слайд 4. Проектның максаты.
Проектның максаты: текст өстендә эшне дөрес оештыру коммуникатив компетенцияне үстерүдә мөһим икәнен дәлилләү. Слайд 5. Бу максатка түбәндәге бурычларны чишү юлы белән ирешелер.
Текстка таләпләрне билгеләү; текст өчен материал туплау;
Яшь үзенчәлекләрен, әзерлек дәрәҗәләренә туры килә торган текстлар сайлау;
Текст өстендә эш алымнарын тәкъдим итү, нәтиҗәсе белән таныштыру;
Текстка анализ ясау өчен эш дәфтәре булдыру;
Иҗади фикерләү, аралашу сәләтен үстерү максатыннан, класстан тыш эшләргә укучыларны җәлеп итү;
Коммуникатив компетенциягә ия булган шәхеснең моделен төзү.
Хөрмәтле укытучылар!
Без 2010нчы елда чыккан М. Зәкиев авторлыгында “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү өчен ... программа”. Монда татар телен өйрәтү яңача – коммуникатив, лингвистик һәм этнокультурологик компетенөияләргә нигезләнеп, гомумидидактик, лингвистик, психологик принөипларны күз уңында тотып төзелгән. Күрүебезчә, монда да коммуникатив компетенция беренче урында тора. Коммуникатив компетенция – практик эшчәнлек өчен иң мөһиме.
Укучының эшчәнлеген тестлар, контроль диктантлар нәтиҗәсендә билгелиләр. Ә ничек аралашу читтә кала. Тормышта, гаиләдә, коллективта аралашу мәдәнияте мөһим икәнлеге игътибарга алынмый диярлек.
Укучыларның аралашу осталыгын үстерү – аларны төрле юнәлештәге текстларны кабул итәргә һәм төзергә, анализларга, ягъни аралашырга өйрәтү дигән сүз.
Бу юнәлештә эшне мин 0 (нольдән) башладым дип әйтә алмыйм. Мәктәптә укыганда ук укытучым безене текст өстендә эшләргә өйрәтте. Казан шәһәрендә үткәрелгән төбәкара олимпиадаларда текст катнашучылардан алып анализлый идем. Яратып башкарылды бу эш, Район олимпиадасында катнашып, призлы урыннар да яуладым.
Башкорт дәүләт педагогия университетында укыганда бу өлкәдә белемнәр тагын да камилләште. Шулай итеп, югары уку йортыннан бик зур “төенчек” белән кайтып төштем. Әмма... Белгәнгә караганда белмәгән күбрәк икән. Иң мөһим белгәнне укучыларның күңелләренә җиткерү. Белемне камилләштерү. Үземә методик тема сайлап алдым. “Текст белән эшләү алымнары”, соңрак бу тема тагын камилләштерелде. “Татар теле дәресләрендә аралашу осталыгын үстерү”. Чынлап та, күтәрелгән проблемаларның чишелеш юлларын эзләү бик тә кактуаль.
6нчы классны эксперементаль класс итеп алып, эш башлап җибәрелде. Аларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек текстлар сайлап алынды, биремнәр төзелде.
Төп өлеш. 1. Эшнең теоретик-аналитик нигезе.
Укытучыларның эш тәҗрибәләре белән танышу, белгәннәрне камилләштерү, галимнәр: Кузовлев, М. З. Зәкиев, Ф. С. Сафиуллина, Ф. Ф. Харисов, З. М. Габитова хезмәтләрен өйрәнү эшемдә ярдәмче булды.
Татар дөньясында танылган галимә, күренекле тел белгече, дәреслекләр авторы Ф. С. Сафиуллина фикере безнең эшебездә юлдаш:
СЛАЙД 6. “Теге яки бу сүзне ишеткәч, укыгач, укучы аның тарихы, мәгънә үзгәрешләре, килеп чыгышы, яңгырышы турында уйласа, моңа кадәр таныш булмаган сүзне аңлау өчен кулына сүзлекләр алса, сүзләр куллануда таләпчән булса, текст укыганда сүзнең бизәген тойса, төрле ситуацияләрдә аралашу кора алса, без максатыбызга ирештек дияр идек.”
Тел белгече, филология кандидаты З. М. Габитова болай дип язды: “Комуникатив компетенция сөләм эшчәнлеге, төрләре, аралашуны, сөйләү һәм язма сөйләм төрләрен үзләштерүне исәптә тота, тел материалын һәм күнекмәләрне кирәкле ситуацияләрдә куллана алуны таләп итә”.
Шулай итеп, методик теманың теоретик нигезе галим-лингвист, методист, укытучы-практиклар хезмәтләренә, фикерләренә нигезләнде.
Шуннан чыгып, укучыларның сөйләме түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш дигән фикергә киленде:
Фикер эзмә-эзлекле белдерелергә.
Төп фикер ачылырга һәм темага туры килергә.
Фикер грамматик яктан дөрес булып, сөйләмдә билгеле бер темп сакланырга тиеш.
Сөйләм – катлаулы күренеш, аны гомумән алып өйрәнеп булмый. Шуңа сөйләм төзелешен үзләштерү аның аерым берәмлекләрен өйрәнү аша бара. Сөйләмнең иң зур берәмлеге – текст.
Укучы текстны аны төзүче сигналлар аша кабул итә. Андый сигналлар сүз, сүзтезмә, җөмлә, шулай ук алар арасындагы үзара бәйләнешләр тора.
Барлык бу сигналлар укучыга уку процессында тәэсир итә. Шуңа күрә текстны аңлау, беренчедән, укучының аңа адресланган сигналларны кабул итә белүенә, икенчедән, аларга реакциябелдерә белүенә бәйле.
Проект эшенең үзәгендә:
Коммуникативлык;
Лингвистик;
Концентризм;
Укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу принцибы ята.
Эшемдә шул принципларга таяну, традиция һәм яңа технологияләр кулланып эшләү – проблеманы хәл итәргә ярдәм итүче баскыч.
СЛАЙД 7. 2. Проблеманы хәл итүдә методик алымнар һәм эш төрләре.
Татар телен укытуда коммуникатив компетентлык формалаштыру өчен, аның нигезе буларак, текст өстендә эшне дөрес оештыру әһәмиятле, дип билгеләп үттек. Текст түбәндәге гомум таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Игътибар слайдка.
СЛАЙД 8. Текстка таләпләр:
Уйлап сайлаган, иң актив лексиканы һәм грамматиканы үз эченә алган;
Үткән дәрес материалы белән тыгыз бәйләнгән;
Сюжетлы текстлар аша яңа һәм файдалы мәгълүмат алу;
Мавыктыргыч эчтәлекле;
Аз диалоглы;
Зәвыклы һәм аңлаешлы стиль;
Текстларның теле әдәби тел нормаларына якын булуы;
Укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе.
Бу таләпләрдән чыгып, текстны функциональ, тематик яктан да уңышлы сайларга кирәк. Аның тематикасы төрле: туган ил һәм Башкортстан, гаилә кыйммәтләре, китап уку серләре. Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле шәхесләре, татар халкының музыка кораллары, бәйрәмнәре, халык йолалары, халыклар дуслыгы, төрле һөнәр кешеләре, әдәп-әхлак, сәләмәт яшәү үрнәге. Минем фикеремчә, текст өстендә эшләрне оештыруда түбәндәге эш алымнары нәтиҗәле.
СЛАЙД 9.
Тестка комплекслы анализ
Үздиктант
Текстны үзгәртү
Чагыштыру
Ситуация тудыру
Текст нигезендә презентацияләр эшләү.
Әлбәттә, бу алымнарны видео-аудиотекст, миниатюр, әдәби, язма текстлар өстендә эшләгәндә кулланабыз.
Шуларның берсе – тыңлап аңлау өчен текстлар. Без еш кына балалар татар телендә тапшыру карамый, үз телендә шигырьләр, җырлар тыңламый, дибез. Сәбәбе хакында уйлап караганыбыз булдымы икән?
Тыңлап аңлау (аудирование) – иң авыр сөйләм эшчәнлеге, чөнки чит сөйләмне аңлау өчен тыңлый белү мөһим. Белүебезчә, балаларның тыңлау хәтере (слуховая память) күрү хәтеренә караганда түбәнрәк. Ишетеп аңлау күнекмәләрен формалаштыру максатыннан аудио текстлар белән эшләү нәтиҗәле.
Моны мәктәптә уку елларында да тойдым. Ә хәзер педагогик эшчәнлегемдә яратып кулланам.
Кабинетта аудиотекст бар, алар төрле жанрда.Бу язмаларны магнитафон аша тыңлыйбыз. Интернеттан сайлап алынган аудио-видеоязмалар тупланган дисктан тыңлыйбыз. Соңгы елларда татарча мультфильмнар иҗат ителде. Алар эшләү дә нәтиҗәле.
СЛАЙД 10. Аудио-видео тестлар белән эшләүнең уңай яклары:
Сәнгатьле уку күнекмәсе формалаша һәм үсә;
Тыңланачак текстлар грамматик һәм лексик теманы бергә алып барырга мөмкинчелек бирә, ә бу исә дәресне җанландыра;
Төрле темага караган текстлар рухи һәм матди байлык, мәдәният, буыннар бәйләнеше хакында бай мәгълүмат бирә;
Бәйләнешле текст сөйләм эшчәнлегенә өйрәтүнең барлык төрләре буенча комплекслы эшкә юл ача. Бер генә мисал белән дәлилләп китәсе килә.
Мәсәлән, 6нчы сыйныф “Шарт фигыль” темасын өйрәнгәндә, Г. Тукайның “Бәхетле бала” шигыре алына. 6нчы сыйныфка укучы ниндидер дәрәҗәдә аудиотекстны тыңларга әзер була.
Артист башкаруында тыңлау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерә.
Белгәнебезчә, текстны автор тудыра. Текст аша ул укучыга турыдан-туры түгел, ә яшерен рәвештә нәрсәдер әйтергә тели. Шул фикерне ул терәк сүзләр ярдәмендә җиткерә.
Терәк сүзләрне билгеләү (“Бәхетле бала” шигырендә): күнел бирсә, мөгаллимне олыласа, ярдәм итсә, егылганнарга кул бирсә. “Ачкыч” сүзләр табуда, әдәбият дәресләрендә кулланган А. Яхин методикасы ярдәмгә килә.
Шул рәвешле әсәрнең идеясен билгеләү уңышлы үтәлә (игелекле зур гыйлемгә омтылу). Моңа 5-7 минут вакыт сарыф ителә, әмма бала күпме вакыт эзләнә, мәгълүмат ала, үзара аралаша.
Бу этаплардан соң телгә хас үзенчәлекләр өстендә эш алып барыла. Мәсәлән “олыласа” сүзенең фонетик, лексик үзенчәлекләре өстендә эш башкарыла.
Алдагы биремнәрнең берсе – “олыласа” сүзен мәгънәле кисәкләргә таркату (сүзьясалышы ягыннан тикшерү). –Са кушымчасының төрен, ролен билгелибез, шулай итеп, уку эшчәнлеге барышындагы алган белемнәрне барлап, танып-белеп, яңа теманы укучылар үзләре билгеләүгә ирешә. Бу текст өстендә эшләүнең уңышы. Нәтиҗә: укучы үзе уйлап, исбат итеп нәтиҗә ясый, иҗади фикер йөртә, әхлак тәрбиясе ала, бәя бирергә, хис-тойгылар белән эшләргә өйрәнә. Бу да эзләнүнең нәтиҗәсе, уңышы.
Аудиотекст белән эшләгәч, шундый нәтиҗәгә килдем:
а)укучылар һәр җирдә икенче кешенең сөйләменә игътибарлы; б) аңламаганын сорап ачыклый белә; в) сөйләүченең төп фикерен тотып ала; г)аның тыңлап аңлау күнекмәсе формалаша.
Ике миниатюр текстны чагыштыру алымы да укучыларның үз фикерләрен әйтүгә, хәтерләрен яхшыртуга, фикерләрен, игътибарларын арттыруга тәэсир итә. Бу эш төре, әлбәттә, укучылардан өстәмә тырышлык сорый. Татар телендәге шигырьләргә аваздаш әсәрне рус теленнән я башкорт теленнән эзләргә, табарга кирәк. Мәсәлән, Г.Тукайның “Кышкы кич” шигырен өйрәнгәндә, А.Пушкинның “Зимний вечер” шигыре белән чагыштырыла. Аермалы, охшаш якларын билгелибез (шигырьнең исеме бер үк).
Текст өстендә эшләгәндә эш алымнарыннан дидактик уеннар да укучыларның аралашу осталыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерүгә ярдәм итә. Мәсәлән: “Диктор” уены (текстны орфоэпик яктан дөрес укырга), “Редактор” (текстта сөйләм хаталарын төзәтергә), “Тәрҗемәче” (җансурәтне җанландыр), “Тамырдан үзгәрт” (сүзтезмәдәге төп сүзне метафора итеп куллану. Мәсәлән, җил куып: 1.яфракларны очырды; 2. эшсез, тик (фраз.).
Тексттан соң куелган ситуацияләр, аларны хәл итү юллары укучының коммуникатив компетенциясен үстерә. Мәсәлән, матбугат йорты, типография, нәшрият турында текст укыганнан соң, шундый ситуация куела. Сез экскурсовод, түбән класс укучылары өчен экскурсия алып барасыз, ди. Укучылар татарча нәшер ителгән гәзитләр турында, аңлаешлы итеп, чагу картиналарда аңлатып бирәләр. Матбугат битләреннән текстлар алына, җирле материал кулланыла, якташ шагырьләр иҗатына мөрәҗәгать ителә. Текстны анализлагач, укучылар өй эше итеп, презентация эшләргә бирелә. Мәсәлән Н.Нәҗминең “Яшел көз” шигырен анализлагач, укучыларым, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп шундый иҗади эшләр башкаралар(папка).
Татар теле дәресләрендә укучыны текст белән эшләргә өйрәтү – заман таләбе. Чөнки белем бирүнең дәүләт стандарты таләпләре укучының сөйләм осталыгын үстерүне төп бурычларның берсе итеп куя. Билгеле булуынча, чыгарылыш классларында белемне тикшерүнең яңа формасы – бердәм региональ имтиханы бирү каралган. Белемне тикшерүнең эчтәлеген, төзелешен билгеләүче документлар тел буенча имтихан өч өлештән торырга кирәклеген билгели, шуларның икенчесе һәм өченчесе текст өстендә эшкә нигезләнгән. Текстка комплекслы анализ үз эченә лингвистик, стилистик, әдәби анализны, тикшерү төрләрен, орфоргафия һәм пунктуация турындагы сорауларны үз эченә ала.
Текстка анализ – изложение язарга әзерләнүдә мөһим роль уйный. Укучы текстны аңларга, аның үзенчәлекләрен ачарга, грамоталы итеп эчтәлеген язарга өйрәнә.
“Укучылар белән сөйләм үстерү дәресләрен үткәрү өчен дәреслектәге күнегүләр, текстлар гына аз. Укытучыга дәресне тиеш дәрәҗәдә оештыру өчен, һичшиксез, өстәмә материал кирәк” дип яза “Телмәр үстереү дәрестәре” дигән китабында З.М.Габитова.
Өстәмә материал кулланып, текстка комплекслы анализ ясау өчен, барлык төркемнәрен берләштергән эш дәфтәре булдырылды, 7-8 класслар өчен материаллар тупланган,әмма алар аерым карточкаларда гына. Бу эшне төгәллисе бар. Мондый эш дәфтәре УМК да булырга тиеш дип уйлыйм. (Слайд.) Менә бу эш дәфтәре түбәндәге план үз эченә алган. Текстка комплекслы анализ ясау планы:
сәнгатьлеуку
сүзлек өстендә эш
ачкыч сүзләр табу, өлешләргә бүлү
тема һәм төп фикерне билгеләү
план төзү
фонетик үзенчәлеген билгеләү
текстның лексик үзенчәлеген табу
синтаксик үзенчәлеген тикшерү
тел-сурәтләү чараларының кулланышының әһәмияте
текстның орфографик һәм пунктуацион үзенчәлекләрен ачыклау.
3. Эш тәҗрибәсенең яңалыгы.
1. Коммуникатив технология үзенчәлекләрен комплакслы куллану.
2. Уку эшчәнлеген оештырганда индивидуаль мөмкинлекләрне исәпкә алу.
3. Эш дәфтәрен булдыру, аның белән нәтиҗәле эшләү.
4.Укучыларны текст өстендә эшләп, коммуникациягә-аралашырга өйрәтү бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысының асыл бурычы.
5. Дәрес эшкәртмәләрен гәзит-журнал басмаларына тәкъдим итү.
Татар теле дәресләрендә текст структурасын өйрәнү һәм анализлау: 1)укучының бәйләнешле сөйләм үсешенә; 2)киләчәктә камилләшүенә киң юллар ачачак; 3)аңа туган телнең мөмкинлекләрен тирәнрәк аңларга ныклы ярдәм итәчәк.
Белем бирүнең эчтәлеген, педагогик процесска уңай үзгәрешләр кертү, сайлап алынган теманың уңышлылыгына шарт булып тора.
Нәтиҗәләрне күзаллау.
Тел дәресләрендә кулланган методик алымнар, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне күзаллыйм:
югары дәрәҗәдә коммуникатив компетенция формалаштыру;
укуның сыйфатын күтәрү;
укучыларның эзләнү-тикшеренү, проект эшен, презентация төзү осталыкларын югары баскычка күтәрү;
төрле жанрдагы һәм стильдәге текстларны анализлау, үзеллы текстлар төзү;
иҗади эшчәнлекләрен активлаштыру-олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашу теләген үстерү.
Эш нәтиҗәләре.
Татар теле дәресләрендә текстка нигезләнеп, укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру темасы өстендә эшләү елларында, уңай үзгәрешләр күзәтелде, текст өстендә күпаспектлы эш алып бару түбәндәге нәтиҗәлеккә китерде:
күп укучыларда туган телне өйрәнүгә уңай мотивация формалашты;
сөйләмнәре камилләште, уку мәсьәләсен куюга иҗади якын килделәр, интеллектуаль осталыклары үсте.
Олимпиадаларда җиңү яуланды.(слайд)
Иҗади конкурсларда призлы урыннар алынды.(слайд)
Фәнни-практик конференцияләрдә җиңүләр.(слайд)
Гәзит –журнал битләрендә чыгыш ясыйлар.
Имтиханнарны үз теләкләре белән сайлап алалар. Өлгереш сыйфаты югары күтәрелде.(диаграмма)
Тәҗрибә уртаклашу.
Тәҗрибә белән уртаклашу төрле дәрәҗәдәге урыннарда чыгыш ясарга туры килде:
педсовет
тәҗрибә мәктәпнең методик берләшмә утырышында тикшерелде (протокол)
район методик берләшмә утырышында татар теле һәм әдәбияты укытучылар танышты
Уйлавымча, тәкъдим ителгән проект, татар теле дәресләрендә генә түгел, ә рус, башкорт теле дәресләрендә дә кулланыла ала.
Кешенең сөйләм мәдәнияте дәрәҗәсе – аның эчке дөньясының көзгесе. Яшь буынны аның серләренә төшендерү, сүз кадерен, тәмен белеп кулланырга өйрәтү, нәкъ текст белән эшләү аша ирешелә.
Проект эшенә резюме ясап шуны әйтә алам. Аралашу осталыгына ия булган шәхес ул:
татар сөйләмен тыңлап аңлаучы;
татарча оста, камил сөйләшә белүче;
грамоталы яза белүче, төпле белемле;
милли тәрбияле;
халкын, аның тарихын, мәдәниятен, бөек шәхесләрен ихтирам итүче;
туган теле белән горурланучы.
Туган теле барның –милли юлы бар, милли йөзе бар,
шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе бар.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!