Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль
Тема:”Рәссәм һөнәре белән таныштыру”
Интегральләштерү: “Танып белү”, “Сәнгати-эстетик үсеш”.
Максат: Рәссам һөнәре белән танышу.
Үстерү бурычы:Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, күз алдына китерү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы:Бер берләренә ярдәмләшү теләге уяту.
Белем бирү бурычы: ; балаларны традицион булмаган (үтәкүренмәле мольбертта) рәсем ясау алымы белән таныштыру.
1.Балалар сәнгатенең бер төре буларак үтәкүренмәле мольбертта рәсем ясау ысулын өйрәтү .
2.Акварель буяулар белән дөрес эшләү буенча эшне дәвам итү.
3.Балаларны төсләрне кушып,яңа төс ясарга өйрәтү.
4.Иҗади хыялны үстерү
Материал: ,палитра,гуашь,салфетка,үтәкүренмәле мольберт.кыңгырау
Сүзлек: палитра (буяу тактасы), ишарәләр, портрет(кеше рәсеме,сүрәт), натюрморт, пейзаж
1 Кереш моменты.
Исәнмесез, балалар. Мин сезне һәм безнең кунакларны сәламләвемә шатмын.
Табышмак әйтәм,җавабын көтәм сездән
Пумаласын төрле төскә буяп
Төсләр белән уйнаучы
Әйтерсең лә тылсымчы ул
Бар дөнҗяны бизәүче
(Кеше, ул рәсем ясый, картиналар яза)
- Матур картиналар ясау өчен рәссам нәрсә белергә тиеш?
(Балаларның җаваплары)
-Сез рәсем ясарга яратасызмы?
-БҖ
Дөрес, балалар чын рәссамнар булу өчен рәсем ясый белергә,я инде махсус мәктәптә укырга кирәк. Үзегезне чын укучылар итеп тоясыгыз киләме, мин сезне бүген мәктәпкә “Яшь рәссамчылар мәктәбенә чакырам.(кыңгырау шалтырый)
Төп өлеш
- Ә менә беренче дәрескә беренче кыңгырау да. Беренче дәрес «төсле палитра " дип атала»
Экранда палитра рәсеме.
- Әйтегез әле, балалар рәссамга ни өчен палитра кирәк?
БҖ(буяуларны кушу , яңа төс ясау өчен)
-Әле борынгы заманнарда ук, кешеләр ишарәләр,куллар, рәсемнәр ярдәмендә аралашкан.
Экранда№1 (борынгы кешеләрнең рәсемнәренә)
- ничек уйлыйсыз,борынгы,элекеге кешеләрнең рәсемнәре нинди?
БЖ(сызыклар, кәкре нокталары)
- Бервакыт кешеләрнең игътибарын төрле төстәге ташлар (минераллар) җәлеп итте),
Экранда №2(Төрле төсле ташлар)
Кешеләр рәсемнәренең дә шундый ук якты, матур булуын теләгәннәр.
Кешеләр бу минераллар ташларны ватып порошокка әйләндерәләр, һәм шулай берничә төс барлыкка китерәләр.
Экран №3(сары, зәңгәр һәм кызыл төстә)
Нинди төсләр килеп чыгуын,балалар белән кабатлау.
- Вакытлар узу белән рәсемнәр алмашынган, хәм алар безнең кебек краскаларны кушырга, төс ясарга өйрәнгәннәр.
-Балалар карагыз әле,безнең өстәлдә дә палитра һәм краскалар бар.Сез ничек уйлыйсыз, кайсы төсне кушсан нинди төс килеп чыгачак
БЖ.(буяуларны кушырга кирәк.)
-Мин сезгә булачак рәссам буларак буяулар кушарга һәм яңа төсләр китереп тәкъдим итәм. Төсләрне кушу өчен безгә нәрсәләр кирәк.
БҖ(Палитра,гуаш,су,салфетка)
-Эшләргә җиңелрәк булсын өчен, Әйдәгез, Сезнең белән тагын бер кат искә төшерик, нинди төсләр төп төсләр булып тора.Кызыл,сары,зәңгәр,һәм яңа төс китереп чыгару өчен,нинди төсләр кушарга кирәк.(Экранда төсләр ) чагыштыралар.
Тәнәфес(Кынгырау шалтырый)
Рәсем Жанры
- Балалар әйдәгез бераз уйнап алабыз.Рәссамнар төрле картиналар ясарга ярата. Өстәлләрегездә яткан пазлларны( сурәтләрне) дөрес җыя алсагыз, нинди эш булачагын белерсез.
“Рәсем төзе " дип исемләнгән өстәл уены үткәрелә»
(Балалар портрет, натюрморт, пейзаж-киселгән(пазл) җыялар)
- Сезнең рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән?
БЖ(Портрет, чөнки кеше сурәтләнгән, кыз)
БЖ(натюрморт, чөнки төрле предметлар сурәтләнгән)
БЖ(пейзаж, чөнки табигать сүрәтләнгән.)
- Натюрморт язганда рәссам нәрсә сурәтли?
БЖ(тере булмаган әйберләр: савыт-саба, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр)
- Портрет-ул кеше сурәте. Ә портретларның нинди төрләрен беләсезме?
БЖ(Ялгызы-бер кеше сурәтләнгән, төркемлее-бер төркем кешеләр сурәтләнгән. Ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар.)
- Ә пейзажлар нинди жанрларга бүленә?
Бж(Пейзаж шәһәр, авылныкы була. Ел фасыллары буенча-көзге, кышкы, язгы, җәйге).
Үтәкүренмәле мольберт белщн эш:
Балалар мин сезгә пейзаж ясарга тәкдим итәм.Ләкин рәсемне сез ясап гадәтләнгән альбом битенә түгел ,менә бу үтәкүренмәле мольбертка ясарга тәкдим итәм.
(мольберт эченә әзер пейзаж урнаштыру,балалар вакытка карап рәсемне тулыландыралар)
Йомгаклау
Балалар,сез бүген яшь рәссамчылар мәктәбендә нинди яңалыклар белдегез ?
(БҖ)
Сез, балалар барысы да булдырдыгыз. Карагыз әле, бездә нинди матур күргәзмә барлыкка килде. Сезнең тырышлыгыгыз өчен мин барыгызгада рәхмәт әйтәм.
Тарастан Республикасы Балтач муниципаль районының “Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3нче балалар бакчасы”муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үтәкүренмәле мольберт кулланып рәсем эшчәнлеге
Тема: «Рәссам һөнәре белән таныштыру»
Тәрбияче:Мөҗипова Гүзәл Әхмәт кызы
2021 ел