Татарские народные сказки

Дошкольное образование
Татарские народные сказки
Насибуллина Фидания Фарзетдиновна
Содержимое публикации

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №54 с углубленным изучением отдельных предметов» Авиастроительного района г.Казани

Индивидуальный проект

Татарские народные сказки

Выполнила:

Насибуллина Фидания Фарзетдиновна

учитель родного языка и литературы

Казань 2023

Эчтәлек:

Кереш өлеш. Татар халкы әкиятләре турында........................................... ...3 бит

1.Теманың актуальлеге.

2. Максат һәм бурычлар.

Төп өлеш. Татар халкының әкиятләре төрләре......................................... .4-8 бит

1.Тылсымлы әкиятләр

2. Тормыш-көнкүреш әкиятләре

3. Хайваннар турында әкиятләр.

Йомгаклау...........................................................................................................9 бит

Кулланылган әдәбият.................................................................................... ..10 бит

Бүгенге чыгышымның темасы: “Татар халык әкиятләре”


 Теманың актуальлеге:

Мавыктыргыч әкият жанрында халкымның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы чагылыш тапкан уйдырма ята.

Максатым:
Гасырлар дәвамында формалашкан әкият жанрын барлау һәм өйрәнү.

Бурычлар:
Куелган максатымнан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Татар халкы әкиятләренең төрләрен өйрәнү;

2. Татар халык әкиятләрен уку.

3. Әкиятләрдәге образларга хас сыйфатларныбилгеләү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре халык тормышындагы вакыйгаларга, теләк-омтылышларга бәйле рәвештә бик борынгы заманнарда барлыкка килгән.
Нәрсә соң ул әкият? Әкият ул – халык авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе. Ул уйдырмага нигезләнгән, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпиксәнгать әсәре.Әкиятләр кешелек тарихының бик борынгы заманнарында ук барлыкка килгән.Әкиятләрдә халыкның тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Әкият гарәпчә хикәят – сөйләп бирү дигәнне аңлата.Керәшен татарлары әкиятне мәсәл дип йөртәләр. Себер татарлары әкияткә йомык диләр.

Әкиятләре өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр батырлар.

Бар бит анда ак аюлар,

Көчле Камыр Батырлар

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр шаяннар:

Йөгерештә җилаяклар,

Чакмый торган Чаяннар.

Әкиятләр нинди була?

Әкиятләр хәйләле:

 ЧөнкиандазирәкБылтыр,

ТагынелакШүрәле...

Серле,кызыкәкиятләрне

Тыңларгабикяратам.

Әкият сөйләгәннәрен

Көн саен көтеп алам.(Э.Шәрифуллина).

Хайваннар турындагы әкиятләр.

Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагылары бик аз. Бу әсәрләрнең күләмнәре дә зур түгел. Аларның төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре һәм җәнлекләре, кошлар һ.б. Безгә таныш булганнары: “Салам-Торхан”, “Аю, Бабай, Төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән Төлке”, “Кәҗә белән Сарык”.

Бу төр әкиятләрдә Аю – көчле, ләкин аңгыра булып сурәтләнә. Төлке – хәйләкәр, алдакчы булып сурәтләнә, ә кайбер очракларда “ялгышлык” та кыла. Куян куркак хайван буларак сурәтләнә.

Хәзер мин “Төлке белән Каз” әкиятенә тукталып китәм.

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

Каз, мин сине ашыйм, - дигән.

Каз боегып калган.

-Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит, - дигән Каз.

-Әйдә, бие, - дигән Төлке. – Ашарга өлгерермен әле.

Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке:

- Әй оста биисең, Каз, - дип көлә икән.

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган.

Менә бу әкияттә төлке “ялгышлык” кыла. Каз акыллырак итеп күрсәтелә.

Тылсымлы әкиятләр.

Бу төрдәге әкиятләр күбрәк.

Тылсымлы әкиятләрнең күбесенә түбәндәге сюжет хас: булачак герой, үсеп җиткәч, ил гизәргә чыгып китә, төрле маҗараларга очрый, патша кызын аждаһа яки диюләрдән коткара, яисә патша йөкләгән авыр бурычларны үти һәм нәтиҗәдә, әлеге патша кызына өйләнеп, үзе патша булып кала. “Ак бүре” әкиятендә буре уңай образ итеп сурәтәнә. Аждаһа тылсымлы әкиятләрдә иң күп очрый торган персонаж. Күп кенә тылсымлы әкиятләрдә убырлы карчыкны очратабыз. Ул урманда кечкенә өйдә яши. Убырлы карчык усал һәм рәхимсез, кешеләрне йота, ләкин мүҗбүр иткәндә, йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара.Кайбер әкиятләрдә ул кешеләргә ярдәм дә итә. Мәсәлән, без мондый ярдәмне “Үги кыз” әкиятендә күрә алабыз.

Бу затлардан тыш, тылсымлы әкиятләрдә, геройның дошманнары буларак җен, пәриләр очрый.

Тылсымлы ат, күгәрчен, алтын балык, ак бүре, сәмруг кош һ.б. уңай образлар итеп сурәтләнәләр, алар әкият героена ярдәм итәләр.

Өч кыз” әкиятенә тукталыйк.

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен,тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

- Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, - дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

- Һай, - дип әйткән, ди, Олы кыз, - бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, - дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

- Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! – дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

- Һай, - дигән, - әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, - дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

- Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! – дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

- И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, - дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Өч кыз” әкияте - иң яраткан әкиятләремнең берсе. Ул безне әти-әниләргә ярдәм итәргә, үскәч аларны онытмаска, шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәтә.

Тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Бу төрдәге әкиятләр башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын торулары белән аерылалар. Бу әсәрләр сыйнфый-социаль яисә мораль-этик конфликтка корылган, һәм аларның күбесе элекке авыл тормышын чагылдыра.

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Тормыш-көнкүреш әкиятләреннән “Ике ялкау” әкияте турында әйтеп үтәсем килә.

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике Кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Олырагы әйткән, ди:

-Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, - дигән. Кечерәге әйткән:

-Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк, - дигән.

Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди. Байтак яткач, Олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән, ди:

-Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән, ди. Кечесе әйткән, ди:

-Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, дигән, ди.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. ШӘкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Кулланылган әдәбият.

Татар халык риваятьләре һәм легендалары. – Казан: Раннур, 2000.

Урманче Ф.И. Борын-борынзаманда//Татар халыкиҗаты. Әкиятләр / Казан: Хәтер, 2007.

Әдәбият терминнары һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Аминева В.Р., Юсупова Н.М., Гайнуллина Г.Р. – Казан: Мәгариф, 2007

““Өч кыз” әкияте – иң яраткан Шулаәкиятләремнең берсе. Ул безне әти-әниләргә ярдәм итәргә, үскәч аларны

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Научная статья
Научная статья
Дошкольное образование по научные статьи для «Особенности воспитания детей в многодетной семье»
Научная статья
Дошкольное образование по научные статьи для «Развитие общения детей в дошкольном возрасте»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь