Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында берлек санда зат-сан белән төрләнеше

Конспект занятия
Дәрес планы Хәйдәрова УМКсы буенча 5 нче сыйныф өчен төзелде. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында берлек санда зат-сан белән төрләнешен үзләштеру, ныгыту.
Гулшат Рахимовна Юсупова
Содержимое публикации

Дәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында берлек санда зат-сан белән төрләнеше

(Хәйдәрова Р.З., 5 нче сыйныф)

Максат: Хәзерге заман хикәя фигыльнеңбарлык формасында берлек санда зат-сан белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту; калын сузык авазга, нечкә сузык авазга беткән фигыльләрнең зат-сан белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: хәзерге заман хикәя фигыльне берлек санда зат-сан белән төрләндерергә өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү;  укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:  үз фикереңне әйтә, дәлилли белү.

  Методлар һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, күрсәтү-аңлату, сорау-җавап, карточкалар белән эш, төркемнәрдә эш, такта алдында эш.

                                             Дәрес барышы

I. Эшчәнлеккә   әзерлек

- Исәнмесез, укучылар! Кызлар утырыгыз, малайлар утырыгыз!

- Дежур укучыны тыңлыйбыз.

- Укучылар, әйдәгез, бер-берегезгә елмаеп карап, комплиментлар әйтәбез! Менә шулай дәресне башлап җибәрербез.

II.  Уку мәсьәләсен кую. Укучыларның белемнәрен актуальләштереп, проблемалы ситуацияләр китереп чыгару

1 – Тактага карыйбыз

МИН СИН УЛ

ЯЗА (пишет) яза + М яза + СЫҢ яза

ЧИШӘ (плавает) ЧИШӘ + М чишә + СЕҢ чишә

КАРЫЙ (смотрит) карый + М карый + СЫҢ карый

БИИ (танет) бии + М бии + СЕҢ бии

а) Беренче багананы укыйбыз, бу сүзләрне нәрсә берләштерә, эш кайчан бара, кем эшли?

(терәк сүзләр ачыла: фигыл, хәзерге заман, зат-сан кушымчалары)

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куйыйк.

Уку мәсьәләсе: Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

б) Бу сүзләр кайсы яклары белән бер- берсеннән аерылалар? (Һәр сүзнең ахырына игътибар итәргә киңәш ителә)

Терәк сүзләрне кулланып дәрес максатын билгелик

1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән  төрләнешен искә төшерү;

2. Калын сузык авазга, нечкә сузык авазга беткән фигыльләрнең зат-сан белән төрләнү үзенчәлекләрен билгеләү.

III. Белемнәрне  беренчел ныгыту.

1.Дәфтәрне ачабыз, число язабыз

Ручканы мин дөрес тотам

Дәфтәрне авыш итеп

Яза башлыйм мин сүзләрне

Дөрес һәм матур итеп

2 нче күнегү дәфтәрдә мөстәкыйл эшләнә, тактада тикшерелә.

- Нәтиҗә ясыйк

-Мин –М, син –СЫҢ / СЕҢ, ул –

-Үзбилгегезне куегыз.

2. Физминутка

- Күрсәт әле, укучым, ничек итеп язасың, чабасың, сикерәсең, биисең?

- Менә шулай язам ....

3. “Корректор” уены.

-Кем ул корректор?

  Зат-сан кушымчаларын тикшерегез.

Ул авылга кайтасың.

Мин әбине ярата.

Син әниеңә булышам

- Нәтиҗә ясыйк

-Мин – М, син – СЫҢ / СЕҢ, ул –

-Үзбилгегезне куегыз

4. “Жокейлар һәм атлар” уены (3 бала кулларына таблица тотып чыгып баса)

1 нче жокей – мин, 2 нче - син, 3 нче –ул. Балаларның кулларында карточкалар (бара, басам, чишәсең , язам,котлыйсың, керә), үз жокеен табарга тиеш. Өч ат жокеен таба алмый: барабыз, язасыз, чишәләр

Күплек сан формасын без сезнең белән киләсе дәрестә ныгытырбыз.

Дәрескә нәтиҗә ясыйк

Эшләрне бәяләү.Үзбәя

 

V.Өй эше бирү.

 

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Технология, труд
Конспект занятия по технологии, труду для «Конспект урока "Кулон" в технике "вышивка лентами"»
Технология, труд
Конспект занятия по технологии, труду для 5 класса «Перекопка почвы лопатой»
Технология, труд
Уроки по технологии, труду для 7 класса «Мастер класс "Чайная пара"»
Технология, труд
Конспект занятия по технологии, труду для 1 класса ««Плоская комбинированная игрушка Медвежонок". Раскрой.»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь