"Яңа ел килә безгә"

Новогодние праздники
Сценарий праздника на татарском языке
Гатауллина Резеда Гайсовна, Гаффаровва Роза Марсельевна
Содержимое публикации

Яңа ел килә безгә” мәктәпнең “Мәктәп энҗеләре” түгәрәгенә йөрүче балалары өчен чыгыш сценарие

Шүрәле урман буйлап бара. Чыршы астында яткан зур йомыркага күзе төшә.

Шүрәле: Ай-хай, бу нәрсә соң?

Йомырка тирәли әйләнеп йөри. Кулына алып карый. Кинәт кенә убырлы өе (избушка) килеп чыга. Шүрәле йомырканы артына яшерә. Убырлы сандыкны этеп керә. Сандыкны сәхнә уртасына куя. Себеркене алып өе янында себереп йөри. Бу вакытта Шүрәле йомырканы сандыкка сала.

Убырлы: (Шүрәлегә) Нишләп йөрисең монда, Шүрәле? Бәйрәмгә әзерләнергә кирәк.

Шүрәле: Нинди бәйрәм?

Убырлы: Тинтәк, шуны да белмисеңмени? Яңа ел бәйрәме бит.

Шүрәле: Әйе шул, чыршыны бизәрләр, уенчыклар элеп куярлар. (Үз-үзенә) Бу мин тапкан әйбер чыршы уенчыгы булмаган микән?

Шүрәле сандыкта актарына башлый. Шул вакытта сандыктан аҗдаһа бала чыга.

Убырлы: Абау, бу нәрсә тагын? Минем сандыкта нишләп утыра?

Шүрәле: Бу – минеке! Мин аны сандыкка салдым.

Сандыкны ике якка тартышалар. Ә аҗдаһа сандык өстендә боларга карап аптырап утыра. Сандыкны тарта-тарта икесе ике якка егылып китәләр һәм башлары белән бәрелгәч генә акылларына килеп бергәләп:

Убырлы, Шүрәле: Ааа, бу нәрсә?

Аҗдаһа баласы: Я родился! Но я не лунтик. Мин тудым.

Шүрәле һәм Убырлы: Син кем соң?

Аҗдаһабаласы: Мин – Аҗдаһа. Сез белмисезмени? Тиздән минем елым килә бит.

Шүрәле: Син нинди аҗдаһа әле, әле тудың гына бит!

Шул вакыт җыр ишетелә. Балалар җырлап керәләр.

Балалар: Әйдәгез, бәйрәм ясыйк.

Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән керәләр.

Кыш бабай: Әй, балалар, тиздән бәйрәм, тик минем капчыгымнан бер әйбер төшеп калган, сез күрмәдегезме, балалар?

Кар Кызы: Нәрсә төшеп калган, бабай?

Кыш бабай: Менә бу капчыкта бер йомырка бар иде, ул аҗдаһа йомыркасы иде һәм менә бүген аннан аҗдаһа чыгарга тиеш иде.

Шул вакытта сандык өстендә Шүрәле белән Убырлыны күреп алалар.

Балалар: Исәнмесез, Шүрәле. Исәнмесез, Убырлы.

Кыш бабай: Шүрәле, Убырлы, сез аҗдаһа йомыркасын күрмәдегезме?

Убырлы: Юк, юк, күрмәдем.

Шул вакытта избушка чыга, кыткылдап йөри һәм сандыкка китереп тибә, шуның белән нидер әйтергә тели.

Кыш бабай: Туктагыз әле, төшегез әле сандык өстеннән!

Тегеләр төшми. Шул чакта кыш бабай таягы белән җиргә суга, тышта буран башлана. Шүрәле һәм Убырлы сандыктан катып калып егылып төшәләр.

Кар бөртекләре” биюе

Кар кызы. Карагыз әле, кар бөртекләре ничек бөтерелә.

Балалар сандыкны ачып Аҗдаһа баласын чыгаралар.
Шатланалар.

Кыш бабай: Әй, Аҗдаһа баласы, менә таптык сине, хәзер бәйрәмебезне башласак та була.

Кар Кызы: Балалар, әйдәгез бергәләп җыр җырлап алыйк әле.

Балалар бергәләп “Яңа ел” җырын башкаралар.

Кыш бабай: Балалар, әйдәгез сез бәйрәмгә шигырьләр дә өйрәнгәнсездер, сөйләп күрсәтегез әле.

Кар Кызы: Балалар, әйдәгез, матур итеп шигырь сөйләп, җырлар җырлап күрсәтегез әле.

Балалар шигырь сөйли, Кыш бабай бөтен балаларга бүләкләр өләшә.

Кыш бабай: Балалар, киләсе Яңа еллар белән сезне!

Кар Кызы: Яңа ел һәркемгә бәхет-шатлык алып килсен! Илләребез тыныч булсын! Безне башка балалар көтә, китик инде без, бабакай!

Кыш бабай, Кар Кызы: Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар Кызы!

Татар халык биюе белән кичә тәмамлана.

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Сценарии праздников
Сценарии игры КВН по сценарии праздника для «Праздник-викторина «Что за прелесть эти сказки!»»
Сценарии праздников
Праздники в детском саду по сценарии праздника для «Конспект открытого мероприятия по сказке «Колобок»»
Сценарии праздников
Сценарии к 9 мая по сценарии праздника для «Парад-митинг, посвященный Великой Победе»
Сценарии праздников
Осенние праздники по сценарии праздника для дошкольников «Сценарий "Осенние подарки"»
Сценарии праздников
Сценарии к 9 мая по сценарии праздника для ««Патриотизм и молодежь»»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь