"Буратино белән сәяхәт"

Конспект занятия
Занятие с детьми подготовительной группы по ознакомлению детей с финансовой грамотой
Арсланова Гульназ Мрзануровна
Содержимое публикации

Буратино белән сәяхәт”

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен икътисади квест-уен

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны икътисади якта белемнәрен үзләштерү һәм тәрбияләү, аларның икътисади грамоталылыгын арттыру өчен кирәкле мотивация булдыру.

Бурычлар:

Тәрбияви бурычлар: балаларда бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, игътибарлы булырга өйрәтү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләрен сүз белән җиткерә белү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычлары: алда алынган икътидаси грамоталылык турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү, ныгыту һәм ачыклау.

Төп белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, танып белү үсеше.

Кулланылган алымнар: уен, күрсәтмәлелек, практик эшәнлек.

Алдан оештырылган эш: А.Толстой «Буратино маҗаралары» әсәрен уку, «Акча кайда яши» әңгәмәсен үткәрү, дидактик уен «Һөнәрләр», «Нәрсә, кайда, күпме тора?».

Җиһазлар: карта, 2 мольберт, өстәл, Буратино, Төлке костюмы, «Ашханә», «Мальвина мәктәбе» язуы,ИКТ, кроссворд, шкатулка, зәңгәр тукыма, кармак, ачкыч, оригами «Акча букчасы».

Уен барышы :

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек? Балалар, сезнең әкияттә буласыгыз киләме? Безгә тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Әйдәгез, күзләрегезне йомыгыз. Бер, ике, өч — әкият бирегә кил! ( көй уйный, Буратино керә).

Буратино: Нәрсә эшләргә инде? Каян алырга?

Тәрбияче: Буратино, нәрсә булды? Ник болай бик борчулы?

Буратино: Ой, исәнмесез, хәерле көннәр! Кайда килеп эләктем мин?

Тәрбияче: Бу балалар бакчасы, Буратино. Ә сиңа нәрсә булды соң? Сөйләп бирче безгә!

Буратино: Мина әтием Карло иң зур, иң матур әлифба сатып алырга дип акча биргән иде. Әлифба алыга барганда, мина төлке очрады да: “Әлифба алма, ул сиңа кирәкми”, — диде. “Әлифба укымыйча да бик күп әйберләр белергә, акча эшләргә була”, — диде. “Телисеңме мин сине өйрәтәм? Моның өчен Акылсызлар илендәге могҗизалар кырына барып минем акчаларны зур агач төбенә күмеп куярга кирәк”, — диде.

Мин шунда бардым да, акчаларымны төлке өйрәткәнчә, агач төбенә күмеп куйдым Мин бик арыган идем, йоклап киткәнмен. Уянып китсәм — агач та, акча да юк иде инде.

Тәрбияче: И, Буратино, агачта акча үсми бит, алай була алмый!

Буратино: Әйе, хәзер белдем инде! Төлке мине алдаган!

Тәрбияче: Акчаны кайдан алырга, кайда сакларга кирәклеген белер өчен балалар бакчасына йөрергә кирәк, Буратино. Әйдә буген сине балалар барысына да өйрәтерләр. Өйрәтәбезме, балалар? Ә син игътибарлы бул!

Балалар, акчаны урламасыннар өчен кайда сакларга кирәк? Ничек уйлыйсыз?

Балалар: Саклык банкында.

Тәрбияче: Әйе, банкта. Акчаны банкта саклаган өчен, банк өстәп акча да бирә — ул процент дип атала. Димәк, акчаны банкта сакап, өстәмә акча эшәп була. Менә, аңладыңмы инде Буратино? Акча агачта үсми. Менә ничек итеп әлифба сатып аласың инде? Карло әтиең әйткәнне үтәргә кирәк бит!

Буратино: Ярый, берәр-нәрсә уйлап табармын әле.

Тәрбияче: Нәрсә эшләмәкче буласың инде?

Буратино: Берәрсеннән сорармын әле. Бәлки берәр-каян акча да табармын.

Тәрбияче: Болай гына сиңа беркем дә акча бирмәс шул. Балалар, Буратинога ничек ярдәм итеп була?(Балалар фикерләренәйтәләр).

Буратино, кая, төлке биргән төенчегеңне күрсәт әле (Бергәләп сүтәләр). Бу бит карта! Димәк, Буратинога карта буенча барырга кирәк. Әйдәгез, Буратинога ярдәм итик, тагын алдый күрмәсеннәр. Бергәләп картаны карыйк. Беренче итеп безнең юлда ашханә тора.

Буратино: О, ашханә! Минем бик ашыйсым килә. Миңа күп итеп ашарга бирегез, тизрәк булыгыз!

Сатучы: Кара син аны?! Ә синең түләргә акчан бармы соң?

Буратино: Юк, ләкин минем бик ашыйсым килә!

Сатучы: Ашыйсың кигәч акча эшләргә кирәк.

Буратино: Ә аны ничек эшләргә?

Сатучы: Менә ашханәгә реклама ясарга кирәк. Син миңа зур реклама – плакат ясап бир.Мин сиңа эш өчен акча бирермен. Син шуна ризамы?

Буратино: Бу бит бик зур эш, мин аны үзем генә эшли алмам.

Тәрбияче: Балалар, Буратинога ярдәм итәбезме? Әйдәгез, уйлашыйк. Нәрсә ул реклама? Ни өчен кирәк? Аны ничек итеп ясап була?(Балалар фикерләрен әйтәләр). Әйдәгез, эшне башлыйк (төрле рәсемнәр ясыйлар, аларны кисеп зур ватманга беркетәләр).

Тәрбияче: Менә балалар, бергәләп эшләгәч, реклама-плакат тиз һәм матур килеп чыкты.

Сатучы: Булдыргансыз, бик матур булган. Рәхмәт сезгә! Менә сиңа Буратино 2 сум акча.

Буратино: Бу бит аз! Юлны дәвам итәргә кирәк. Әйдә, карта буенча карыйк. Алга таба кая барырга кирәк икән? Икенче тукталыш – мәктәп.

Балалар: Бу бит Мальвинаның мәктәбе (ишек шакыйлар , ишек ачыла, шкатулка күрәләр).

Буратино: О, шкатулка, бәлки аның эчендә акчалар бардыр (шкатулканы ачып карый, ләкин ул ачылмый).

Тәрбияче: Буратино, ашыкма син. Күрәсеңме, монда язу бар(укый). “Кроссвордны чиш, сүзне бел. Сүзне белер өчен рәсемне җый”.

Буратино: Нәрсәне аңата инде бу? Мин бер нәрсә дә аңламадым.

Тәрбияче: Борчылма, Буратино, балалар белән бергәләп эшләрбез.

Балалар: Кросвод чишәргә кирәк!

Тәрбияче: Әйе, балалар, кроссвод чишәбез (тәрбияче биремнәрне укый, балалар сүзләрне язалар). Балалар, соңгы сүзгә сорау юк, рәсемне җыярга кирәк(балалар рәсемне җыялар, соңгы сүзне язалар, шкатулка ачыла, 1 сум акча чыга).

Буратино: Уррра! Без кроссвордны чиштек. Минем тагын бер сум акчам булды. Бәлки хәзер әлифба алырга да җитәр?

Тәрбияче: Әлифба ничә сум тора иде ?

Балалар: 7 сум

Тәрбияче: Буратиноның ничә сум акчасы булды?

Балалар: 3 сум.

Тәрбияче: Ничек белдегез?

Балалар:1+2=3

Тәрбияче: Тагы ничә сум кирәк?

Балалар: 4 сум

Буратино (авыр сулап): Әйдәгез, алга таба барыйк.

Тәрбяче: Туктагыз әле, шкатулка эчендә тагын бер язу бар. Карыйк, бәлки безгә ярдәме тияр.

Бу пазл, әйдәгез, аны төзик (төзиләр, Тротилла ташбака рәсеме җыела).

Буратино: Белдем, белдем, бу рәсем безгә су буена Тортилла ташбака янына барырга кирәк икәнен аңлата. Әйдәгез, карта буенча юлны карыйк.

Тәрбияче: Әйдәгез, юлга чыгар алдыннан башта ял итеп алыйк.

Динамик пауза

«Без дуслар» (автор – Мухамедзянова Г.И.)

Тәрбияче: Менә килеп җиттек. (экранда Тортилла ташбака, рәсеме куела, аудио)

Тортилла: Исәнмесез, балалар! Иәнме, Буратино!

Буратино: О кармак. (кармакны тартып ала, перфокарта эләккән). Нәрсә бу?

Тортилла: Мин бик күп әйберләр беләм. Сезнең дә белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә. Сез әйберләрегезне саклый беләсезме? Акчаны сак тота беләсезме? Карточкалар буенча карап миңа әйтегез әле, әйберләрне кибеттән яки базардан алыргамы?

Уен: «Нәрсә кайда, күпме тора?»

Максат: «бәя» төшенчәсен аңлату, һәр товарның үз бәясе бар икән төшенчәне аңлату. Бәя товар сыйфатыннан, эшләп чыгаручыдан, ел фасылыннан тора (яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кыә көне кыйбат тора).

Уен барышы: Төрле әйберләр белән карточкалар сайлап алырга (10 сумга кадәр). Сатып алучы әйбернең бәясен белешә, ә сатучы аның бәясен билгели.

Тортилла: Булдырдыгыз, балалар. Сез акчаны дөрес саныйсыз, дөрес куллана беләсез. Шуның өчен мин сезгә җитмәгән сумманы бирәм. Ә сезнең зирәклегез, белемнәрегез, ярдәмчел булганыгыз өчен мин сезгә ачкыч бирәм.

Тәрбияче: Рәхмәт, Тортилла ташбака, саубул!

Тортилла: Саубулыгыз!

Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, бу нәрсә ачкычы икән? Әйдәгез, карта буенча карыйк. Карло йортына барырга кирәк (йорт янына киләләр).

Буратино: Кая соң аның ишеге?

Балалар: Йортның арткы ягында (ишекне ача, эчтән шкатулканы ала).

Тәрбияче: Тагын бер шкатулка. Әйдәгез, шкатулканы ачып карыйк ( ача, эченнән акча янчыгы) чыга).

Буратино: Нәрсә бу?

Тәрбияче: Акча букчасы.

Буратино: Ә ул нәрсә өчен кирәк? Аның белән нәрсә эшлиләр?

Тәрбияче: Балалар, акча янчыгы ни өчен кирәк? (балалар җаваплары). Акча югалмасын өчен аны акча янчыкта йөртергә кирәк. Әйдәгез, бергәләп Буратинога акча янчыгы ясап бүләк итик (оригами белән кошелек ясыйлар).

Тәрбияче: Менә сиңа акча янчыгы, Буратино. Акчаларыңны шунда салып, кибеткә әлифба алырга бара аласың. Ләкин сак бул!

Буратино: Рәхмәт сезгә, балалар! Мин хәзер бик күп әйберләр белдем .Акчаның агачта үсмәгәнен, аны эшләп алырга кирәген, акчаны акча янчыгында йөртергә, таныш булмаган кешеләргә бирмәскә кирәген. Аңладым. Ә иң мөһиме акчаны санарга, уйлап, сак тотарга кирәк икәнен белдем. Соңга калмый гына кибеткә барып әлифба алырга кирәк. Саубулыгыз!

Тәрбияче: Балалар, без буген бик күп эш башкардык, күп әйберләргә өйрәндек. Әйтегез әле, кешеләр акчаны кайдан алалар?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, балалар, акча булсын өчен эшләргә кирәк. Ә эшләр өчен һөнәр кирәк. Һөнәр булсын өчен, өйрәнергә, укырга кирәк. Ә эш өчен алган акчаны нәрсә дип әйтәләр? (балалар җаваплары)

Әйе, балалар , хезмәт хакы була.

Таныш булмаган кешеләргә акча бирергә ярыймы?

Рөхсәтсез акча алырга ярыймы? Күп акчаларны кайда саклыйлар?

Тәрбияче: Балалар, бугенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без буген Буратинога ярдәм иттек, аны акча эшләргә өйрәттек. Буратино әлифба сатып алып, мәктәпкә укырга барыр.Сездә үзегезгә кирәкле белемнәр алдыгыз.Киләчәктә бу белемнәр файдалы булыр.

Булдырдыгыз, балалар!

Йомгаклау.Әлеге квест-уен балаларда акча турында дөрес караш формалаштыруда бер чара булып тора.Уен барышында акчаны бары үз тырышлыгың белән генә эшләп табып булганын белделәр. Шулай ук балалар авырлыкларга очраган чагында, үз-ара килешеп, аңлашып , бердәмләшеп эшләгәндә генә каршылыкларны җиңеп чыгып булуын аңлад

Комментировать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ бесплатно!
Подробнее
Также Вас может заинтересовать
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Картотека вариантов построек из легоконструктора «Полесье»»
Окружающий мир
Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников «"День прав ребёнка"»
Окружающий мир
Презентации по окружающему миру для дошкольников ««Космос – это интересно!»»
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Педагогика сотрудничества.»
Окружающий мир
Разное по окружающему миру для дошкольников «Исследовательский проект Мы с природой дружим»
Комментарии
Добавить
публикацию
После добавления публикации на сайт, в личном кабинете вы сможете скачать бесплатно свидетельство и справку о публикации в СМИ.
Cвидетельство о публикации сразу
Получите свидетельство бесплатно сразу после добавления публикации.
Подробнее
Свидетельство за распространение педагогического опыта
Опубликует не менее 15 материалов и скачайте бесплатно.
Подробнее
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и скачайте рецензию бесплатно.
Подробнее
Свидетельство участника экспертной комиссии
Стать экспертом и скачать свидетельство бесплатно.
Подробнее
Помощь