Ана сагышы
Бибинур карчык төне буе йокысыз төн үткәрде. “Бүген дә кайтмады”,- дип сыкрап куйды ана. Аның барлык уйлары бердәнбер улы Айдар турында иде. Кайда? Нинди ялгышлык җибәрде микән ана улын ялгызы гына үстергәндә? Бу сорау аңа тыңгылык бирмәде, күзеннән туктаусыз яшь акты.
Төне буе тышта җил улады, коеп яңгыр яуды. Гүя табигать тә анага кушылып борчыла, елый иде.
Бибинур апаны ире ташлап киткәндә Айдарга нибары 5 яшь иде. Кулына кечкенә чемоданын тотып чыгып киткән әтисен Айдар бик әз хәтерли. Бернәрсә дә аңламаган бала үкси-үкси елаган әнисен юатырга теләгәндәй аңа килеп сыенды. Шул вакыттан бирле Бибинур апа улы Айдарга әти дә, әни дә булды.Бердәнбер улын ятим итмәс өчен көне-төне итек фабрикасында хезмәт куйды. Баласын ач-ялангач итмәс өчен эшләде дә эшләде, Айдарның бөтен теләкләрен үти торды. Шуңадырмы, Айдар кечкенәдән үк үзсүзле, иркә малай булып үсте. Кирәк әйберне кечкенә вакытта елап, ә үсә төшкәч әнисенә дорфа сүзләр әйтеп алдыра иде. Ул әтисенең аларны ташлап чыгып китүендә әнисен гаепле күрде.
Айдар бик тиз урам йогынтысына бирелде. Аның дуслары-урам малайлары. Укырга дип чыгып киткән җиреннән шул малайлар белән тәмәке тартып, карта уйнап вакыт уздыра башлады. Урта мәктәпне дә бик авырлык белән тәмамлады. Укырга, эшләргә теләге булмаган Айдар матур киенергә, тәмле ашарга ярата, әгәр бу теләкләре чынга ашмаса әнисенә дорфа, күңел кайтаргыч сүзләр әйтергә дә тайчынып тормады. Бибинур апаның күңеле елады, йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды, үзе бертуктаусыз тәрәзәгә карады, ә анда үч иткәндәй яңгыр чиләкләп ява, әйтерсең күк гөмбәзе тишелгән.
Кинәт Бибинур апаның күз аллары караңгыланып китте, ул хәлсез генә улым дип пышылдады да, күзләрен мәңгелеккә йомды... Ананың йөзендә әйтеп бетермәслек сагыш чагылган иде.
Ә бу вакытта Айдар иптәшләре белән еракта, чираттагы күңел ачуда иде.