Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң үсешендә бакча бик мөһим урын алып тора . Бакча алары берләштерә,җәмгыятьтә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Баланың бөтен тормышы - уен.Уенда бала тирә - юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең яшьтәшләре ,олылар белән мөгамәлә төзергә өйрәнә.
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән.Сәхнәләштерелгән уеннар сөйләм теле үсешенә нык тәэсир итә. Башкарылачак роль баланың чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә дә баланың сүз байлыгы арта, ул чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек запасы формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Шулай ук аваз культурасы өстендә эшләнелә. Сәхнәләштергән уеннар аша хәтере үсә, ныгый. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә ,аңа татар телендәге сүзләрне истә калдыру да җиңеләя.
Менә шуңа күрә дә безнең бакчабызда сәхнәләштерү эшчәнлегенә зур әһәмият бирелә. Минем төркемдәге балалар да сәхнәләштерелгән уеннарда бик теләп катнашалар. Ләкин шөгелләнә башлаганда кыенлыклар, каршылыклар да булып алды. Монда безнең ике проблема килеп чыкты:
hәр балага рольләр житмәде; нишләргә?
тискәре рольләрне уйнарга теләүче булмады;
Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чиштем яки барлык бала да катнаша алырлык уеннар уйладым. Ә икенчесен аңлату юлы белән чиштем: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та әле.
Балалар белән эшләгәндә, мин аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар иттем. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Шуннан файдаланып, аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уяту теләге белән, эчтәлеге зур булмаган әкиятләрне курчаклар белән күрсәтә башладым. Балалар әкияттәге аерым фразаларны бик теләп кабатлый башладылар. Әкренләп алар кыска шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына күчтеләр. Салмак кына балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килде.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башладылар) Акрынлап, алар уен процессына күмелделәр.
Үскән саен, балаларның сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары артты. Без “Өч кыз” әкиятен,бишек жырын зурлар төркемендә сәхнәләштердек. Беренче спектакелебез балаларның үзләре өчен бик зур бәйрәм булды, алар матур татар киемнәрен киенделәр, чиккән ашъяулыклар,сөлгеләр, самаварлар белән сәхнә бизәп, бик теләп уйнадылар. Хәзер балаларым мәктәпкә әзерлек төркемендә. Сәхнәләштерелгән уеннар белән бик мавыгып уйныйлар. Быел зуррак сәхнәгә чыгарга булдык, музыка җитәкчебез белән берлектә гореф – гадәтебез булып буыннан-буынга күчеп килүче “Аулак өй” уенын әти-әниләребезгә тамаша кылдык. Эниләр шатлыктан күңелләре тулып карап утырдылар. Шуны әйтәсем килә, чынлап та сәхнәләштерү уеннары балаларның интонацияләрен яхшыртырга, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артырырга, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләрен арттырды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте.
Мин киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшләрмен дип уйлыйм.
22.10.2022