“Әкият дип гадәттә зур күләмле, гади яисә катлаулы, мавыктыргыч, барыннан да элек маҗаралы, ярым фантастик әсәрләргә әйтәләр”.1 Бу жанрга караган әсәрләр гади һәм җиңел аңлаешлы. Эчтәлеге, аерым мотивлары катлаулы һәм маҗаралы булуга карамастан, төзелеш-копозициясе гади булып кала.
Халык әкияткә барынгы чордан ук әһәмиятле тәрбия чарасы итеп караган. Әле бүгенге көннәрдә дә аның бу функциясе арткы планга күчмәгән. Әкиятләр баланың дөрес сөйләм теле формалашуда, фантазиясе үсүгә, кызыксынулары киңәюгә ярдәм итә. Балаларга әкиятне аңлау олылар сөйләмен аңлауга караганда күпкә җиңелрәк. Әкиятләр кешелек дөньясы аспектларының теге яки бу ягын балаларга бик аңлаешлы итеп җиткерәләр, яхшылык белән явызлыкны аерырга өйрәтәләр. Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләр – бала тәрбияләүнең бик әһәмиятле чарасы. Әкият уку аша өлкәннәр сабыйларда аралашу күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм һәм тәрбия нигезләре формалаштыралар. Баланың күзаллавы үсә, иҗади мөмкинлекләре, сүзлек запасы арта.
Әкиятләр тыңлау аша бала шулай ук анализларга, яраткан геройларының эчке кичерешләрен аңларга өйрәнәләр.
Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте педагогика фәнендә дә аерым билгеләп үтелә. Мисал өчен Ә. Н. Хуҗиәхмәтов һәм Р. Х. Шәймәрданов фикерләренә игътибар итик.
“Матур итеп сөйләгән әкият — ул инде культура тәрбиясенең башы дигән сүз. Әгәр дә һәрбер гаиләнең китап шүрлегендә әкиятләр җыентыгы да булса, ул бик яхшы булыр иде. Кечкенә балаларга сөйләү өчен, әлбәттә, күп әкиятләрне бала тулысынча аңларлык дәрәҗәгә кадәр кыскартырга туры килә. Ата-аналар үзләре кечкенә вакытларында ишеткән әкиятләрне хәтерләп сөйләргә мөмкин. Әкиятне сайлый белүнең әһәмияте зур”2.
“Мәктәпләрдә әкиятләрне өйрәнү укучының зәвыгын тәрбияләргә, аның әдәби тел байлыгын, иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Әкиятләр — балалар арасында иң популяр әсәрләр. Моның сәбәбе — әкиятләрнең гәҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәңгәл килгән булуында һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Шунысы үзенчәлекле: халык педагогикасының әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар, сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга, укучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага, укучыларга турыдан-туры педагогик тәэсир ясый, тәрбия бирә. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән тикшереп карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә. Халык фикеренчә, тәрбиянең төп максаты — хезмәт сөюче, бернинди явыз көчләрдән курыкмаучы, аларга каршы көрәшергә әзер торучы, бөтен яктан да камил үсешкә ирешкән көчле шәхес тәрбияләү. Әкиятләрдә без яшь буынны тәрбияләүнең төрле мәсьәләләре буенча күп кенә кыйммәтле киңәшләр, тәкъдимнәр табабыз. Мәсәлән, күп кенә әкиятләрнең асылын балага хезмәт тәрбиясе бирү, аны һөнәргә өйрәтүгә караган мөһим педагогик фикерләр тәшкил итә”3.
Рабит Батулланың беренче әкияте “Озын телле кош” 1963нче елда языла. Әкият “Яшь ленинчы” гәзитенең 1965 нче елның 4 ноябрь санында басылып чыга. 1966 нчы елда бик кыска “Очрашу”,“Плюс белән Минус” исемнәре белән өч әкият язып, шул елда ук бастырып та чыгара (“Яшь ленинчы”, 1966, 1 нче гыйнвар).Яшь авторның оригиналь фикер йөртүе шушы өйрәнчек әкиятләрдә үк чагылып тора. “Озын телле кош”та ялкау, әрәмтамак исемсез бер кош туганнары алып кайтканнарны ашап ята, үзе ризык эзләргә очмый. Туганнары, аны ашатудан туйгач, ризык бирми башлыйлар, запас ризыкларны агач куышларына яшереп китә торган булалар. Ачыккач, бу исемсез ялкау кош әнә шул агачларны чукып, анда яшерелгән кортларны ашарга мәҗбүр була. Кортлар, агач кәүсәсенә таралып, урман корткычлары булып китә, кошлар җәмгыяте бу исемсез кошка агач кәүсәсен томшыгы белән тукып, кортларны чүпләргә куша. Аңа Тукран дип исем кушалар, шуннан бирле тукраннар урманны чистарту белән мәшгуль икән. Бу әкият нәрсәнең ни өчен шулай аталуы турындагы мифларга, халык хикәятләренә охшаган.
“Очрашу” әкияте ике туп турында. Анда шартлый торган сугыш тубы белән уйный торган туп очраша, сугыш тубы чүплектә ята. Уен тубы теттереп мактана: имеш, аны гына яраталар, аны гына уеннарга алалар. Әкият азагында уйный торган туп ертылгач, аны кабартып та тормыйча, малайлар чүплек башына ташлыйлар. Ә сугыш тубын күреп, музейга алып китәләр. Монысы исә, мактануның начар гадәт иткәнен аңлатучы әкият.
“Плюс белән минус” әкиятендә Плюс белән Минус үзара гел талашып яшиләр, ләкин бер-берләреннән башка тора алмыйлар. Алар бергәләп кешеләргә электр куәте бирәләр.
Өч әкияттә дә тәрбия чаралары кычкырып, төртеп тора. Өч максат та яхшы кебек. Беренчесендә – үзең эшләп аша; икенчесендә – күп мактанма, чүплектә калырсың; өченчесендә күмәк көч халыкка хезмәт итә кебек идеяләр сәнгатьчә эшләнеш белән төрелмәгәннәр, әсәрчекләр мавыктыргыч түгел, аларның укучы күңеленә эмоциональ тәэсире юк. Яшь язучы бу өйрәнчек әкиятләрен үзе дә өнәп бетерми, һәм алар Батулла китапларының берсенә дә кертелмәгән.
Рабит Батулланың әкиятләрен эчтәлекләре ягыннан икегә бүлеп карарга мөмкин: хайваннар һәм җәнлекләр турында (“Исемем минем Дүрткүз” (1966), “Куян баласы Нуяк” (1970), “Тычкан баласы Чикыл” (1970), “Ак бүре”); тылсымлы әкиятләр (“Алтын куллы Гөлчәһрә” (1972), “Ат өстендә бер батыр” (1982), “Курай уйный бер малай” (1970), “Елантау” (1986), “Үлемсез егет” (1970).
Рабит Батулла әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, әлбәттә, гадилек. Әдип табигатьне, хайван һәм кош-корт тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, җиңел формада сурәтләп бирә, вакыйгаларны катлауландырмый.
Рабит Батулла әкиятләренең үзенчәлеге – халык авыз иҗатындагы образларны киң куллану, легенда һәм риваятьләрне иркен файдалану. Шулай да ул традиция кысаларында гына калмый, үзеннән дә өсти, маҗаралы вакыйгалар, кызыксындыргыч образлар кертеп җибәрә.
НОУ ДПО "Центр социально-гуманитарного образования" в г.Казани.
Рабит Батулла иҗатының төп проблематикасы һәм аның сәнгатьчә эшләнеше.
1 Урманче Ф. И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б.
2Хуҗиәхмәтов Ә. H. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 141.
3Шәймәрдәнов P. X. Татар милли педагогикасы : Югары һәм урта педагогика уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / P. X. Шәймәрданов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – Б.26-27.